Гипслы вакытта тәһарәт алу

05 июнь 2020 ел 16:28

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Әгәр кешенең битенә гипс салынган булса, хәнәфи мәзһәбе буенча тәһарәтне ничек алырга?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Гипс булган очракта, юеш кул белән гипсның күбрәк өлешен сөртеп алырга кирәк, аннары калган әгъзаларны кабул ителгән тәртиптә дәвам итәргә.

Имам Шурунбуләли “Нур әл-Идах”та болай ди:

إذا افتصد أو جرح أو كسر عضوه فشده بخرقة أو جبيرة وكان لا يستطيع غسل العضو ولا يستطيع مسحه وجب المسح على أكثر ما شد به العضو

“Әгәр кеше хиджама ясаткан, яраланган яисә очлыкларын сындырган һәм шулар сәбәпле тән әгъзаларын юып булмаслык итеп бәйләвеч кулланган икән, шул бәйләвечнең күбрәк өлешен сөртеп алу тиешле була”.

Бу кагыйдә гипслы вакытта госел алуга да кагыла.

Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана