Исламда өметсезлеккә урын юк. Исламда теләсә нинди проблемага чара бар, шул исәптән өметсезлеккә дә. Аллаһ мөэминнәрнең өметсезлеккә бирелүен теләми. Өметсезлек – мөселманнарның иң зур дошманнарының берсе. Ләкин, кич ничек үтмәсен, барыбер көн туа, ә көн белән яңа таң ата.
Өметсезлек мөселманның күңеленә үтеп керергә тиеш түгел, исламда өметсезлеккә, гомумән, урын юк. Әгәр сез шундый хәлгә тарысагыз - онытмагыз: караңгы төннәрдән соң якты көн туа, күңелләрне биләп алган болытлар барыбер кайчан да булса тарала.
Ибраһим пәйгамбәрнең (галәйһиссәлам) Аллаһка ялварган сүзләреннән уйланыйк: “Йә Раббым! Миңа тәкъва бала бүләк ит!”
Әйе, әгәр бала диндар, тәкъва булмаса, аның янындагыларга ул зур проблемага әверелә. Аллаһның бер тәкъва колы – Хозыр, Муса пәйгамбәр (галәйһиссәлам) белән булган вакыйгаларны искә төшерик. Бергә барганда, алар бер баланы очрата. Аллаһның тәкъва колы Хозыр бу баланы шунда ук үтерә. Муса пәйгамбәр (галәйһиссәлам) аннан: “Син ул баланы нигә үтердең?” – дип сорый. Хозыр аңа түбәндәгечә җавап бирә: “Бу малайга килгәндә, аның әтисе белән әнисе тәкъва мөэминнәр һәм без бу малайның итагатьсезлеге һәм көферлеге аларга зыян салыр дип курыктык һәм Раббыбыз бу бала урынына аларга күңеле белән сафрак һәм миһербанлырак икенче бер бала бирүен теләдек”.
Димәк, нәрсәнең дә булса тамырлары яхшы булса, аннан үсеп чыккан үсентеләр дә яхшы була. Чәнечкеләр белән уратып алынган гөлчәчәк (роза чәчәге) – гаҗәеп бер күренеш. Кайвакыт, үсемлекнең кәүсәсе яхшы булып, аның ботак-үсентеләре начар булырга да мөмкин. Бу – Аллаһы Тәгаләнең капма-каршы булган әйберләрне, күренешләрне бергә урнаштыруы мөмкин икәнлеген дә күрсәтә.
Аллаһ сораганнарны кире какмый. Ибраһим (галәйһиссәлам) Аннан сораган һәм Аллаһ аңа тәкъва бала биргән.
“Муса әйтте: “Йә Рабби, күкрәгемне залимнәрнең каршылыгына сабыр итәргә киң кыл. Вә эшләремне миңа җиңел кыл. Вә телемнән төенне чиш, сөйләшүдә тотлыгуымны бетер. Тыңлаган кешеләр сүземне аңласын өчен (Муса сабый чагында авызына утлы күмер капкан, шул сәбәпле, тотлыгып сөйләшә торган булган). Миңа үз әһелемнән бер ярдәмче бир. Кардәшем Һарунны. Аның белән минем куәтемне яки арт тарафымны ныгыт. Вә аны пәйгамбәрлек эшемдә миңа ярдәмче иптәш кыл. Сиңа күп тәсбих
әйтмәклегебез өчен. Вә Сине күп зикер итмәклегебез өчен. Тәхкыйк, Син безнең хәлләрне күреп беләсең” (“Та һа” сүрәсе, 20:25-35). Менә Аллаһы Тәгаләнең Мусага (галәйһиссәлам) җавабы: “Ий Муса! Тәхкыйк, сиңа сораган нәрсәләрең бирелде” (“Та һа” сүрәсе, 20:36).
Аллаһы Тәгаләгә догаларны кабул итү яки сораганнарны ирештерү ниндидер авыр эш яки проблема түгел. Коръәни-Кәримдә әйтелгән: “Безнең бар нәрсәне юктан бар итүебез – фәкать: “Бул!” – дип бер мәртәбә әйтүдер, күзне йомып ачкан арада ул бар булыр” (“Камәр (Ай)” сүрәсе, 54:50).
Аллаһка өмет баглаудан һәм Аңа ышанудан туктаган кеше – хак юлдан язган кеше. Кем дә булса үз байлыгына өмет тотса, бу – ышанычлы түгел, чөнки байлык кимергә дә мөмкин, кеше, гомумән, банкрот та була ала. Кем дә булса башка кешеләргә генә өмет итсә, ул кеше, гомумән, бернисез торып калырга мөмкин. Ә Аллаһка тапшырган, Аңа өмет баглаган кеше һәрвакыт өстенлекле хәлдә кала. Шуңа күрә, ярдәм кирәк булганда, Аллаһка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аллаһтан, фәкать бер Аллаһтан гына ярдәм сорарга.
Аллаһны онытып, ярдәмне башкадан сораган кешенең хәле шушы аятьтә күрсәтелгән кешеләрнеке кебек булачак: “Имансыз дин тотучыларның гамәлләренең мисалы, тигез киң җирдә рәшә (мираж) кебидер, бик сусаган кеше аны су дип белер һәм су эчәм дип барыр, хәтта барып җитсә – ул җирдә һичнәрсә тапмас, имансызның гамәле нәкъ шундыйдыр вә ул гамәле өстендә Аллаһның хөкемен табар, Аллаһ аңа тулысынча хисап ясап, тиешле җәзаны бирер. Бит Аллаһ бик тиз хисап итүчедер” (“Нур” сүрәсе, 24:39). Димәк, Аллаһтан түгел, башкадан сорасалар, ул кешеләр бу гамәлләре белән Аллаһның ризалыгына каршы килә, кешенең каршында мираждан башка берни дә булмый һәм ул кешеләргә Аллаһ каршында хисап тотарга туры киләчәк. Беркем дә беркемгә, үз акчаларына һәм үз акылына гына ышанып бетмәсен. Нур – Аллаһ нуры гына, булган бар нур да Аллаһтан гына, Кодрәт – Аллаһ кодрәте генә, булган бар кодрәт тә Аллаһтан гына, бар Бөеклек тә – Аллаһтан гына. Аллаһ кына бар мактауларга да лаеклы. Бары Аллаһтан гына куркырга кирәк. Әгәр дә бу шулай булса, әйдәгез, болай дип әйтик: “Лә иләәәһә илләллаһ”. – “Аллаһтан башка илаһ юк”. Әгәр нидер кирәк булса, фәкать Аллаһтан гына сорыйк.
Ибраһим пәйгамбәргә (галәйһиссәлам) сиксән яшь булганда, ул Аллаһтан угыл сораган һәм Аллаһ аның бу соравын канәгатьләндермәгәнмени? Пәйгамбәр угыл сораганда күрәзәчеләргә барганмы, әллә нинди дә булса берәр юраучыга мөрәҗәгать иткәнме?
Ул Аллаһка мөрәҗәгать иткән, Ул Үз Кодрәте белән бар билгесезлекләрнең ачкычларын да Үз контролендә тота. Ибраһим пәйгамбәрнең (галәйһиссәлам)
Аллаһка ялваруының нәтиҗәсе ни соң? Аңа итагатьле угыл бүләк ителгән. Ул угылның кем икәнлеге сезгә билгелеме? Ул угыл Исмәгыйль (галәйһиссәлам) булган.
Әйдәгез, бу турыда Коръәни-Кәримдә ни әйтелгәнен карап китик: “Ул бала җиде яшенә җитеп атасы илә йөри башлагач, Ибраһим әйтте: “Ий углым, мин төшемдә Аллаһ тарафыннан сине корбан итеп чалырга боерыламын, уйлый күр, син бу эшкә ничек карыйсың?” Углы Исмәгыйль әйтте: “Ий атам, ни белән боерылган булсаң, шуны эшлә, мин Аллаһ хөкеменә ризамын, бу эштә мине, Аллаһ теләсә, сабыр итүчеләрдән табарсың” (“Саффат (Сафта торучылар)” сүрәсе, 37:102).
Аллаһ бу баланы киң күңелле, тәкъва һәм сабыр итеп тасвир итә. Ул чынлыкта да шундый кеше булган. Йә Аллаһ, безнең балаларыбызны да шундыйлардан, киң күңеллеләрдән, тәкъвалардан һәм сабырлардан әйлә! Нинди гүзәл Хаким, Нинди гүзәл Ярдәмче Син, Аллаһ!
Ибраһим пәйгамбәргә (галәйһиссәлам) туксан тугыз яшь тулгач, аның хатыны Сара үзләренең балалары булуын тели башлый. Бу ни өчен мөмкин булмасын, Хаҗәр Сараның колы булган бит. Аллаһ сабырларның савапларын киметмәс. Әйдәгез, бу турыда изге хәдистә ни әйтелгәнен карап китик: “Мин тәне, байлыгы, гаиләсе, балалары белән сынау ителгән һәм ул сынауларны зур сабырлык белән кичергән колларымнан хисап алырга кыенсынам, аның урынына Мин аларга Җәннәттә урын бирермен”.
Коръәни-Кәримдә әйтелгән: “...Сабыр итүчеләргә хисапсыз әҗерләр бирелер” (“Зүмәра (Халык төркеме)” сүрәсе, 39:10).
Шулай итеп, Ибраһим пәйгамбәргә (галәйһиссәлам) туксан тугыз яшь булган, ә аның хатыны Сарага – сиксән биш. Сара бик тә үзләренең балалары булуын теләгән. Ибраһим (галәйһиссәлам) кунаклар кабул итәргә яраткан. Ул өендә бар нәрсәне дә кунаклар алдына куя торган булган. Бервакыт, өч көн буена аларның ишеген беркем дә шакымаган. Шуннан соң Ибраһим пәйгамбәр (галәйһиссәлам) болай дигән: “Йә Аллаһ, түзәр хәлем калмады, миңа нинди дә булса берәр кунак юлласаң иде!” Шул сүзләрне әйткәч, аның ишеген шакыганнар. Ул ишеген ачкан. Алар бер кунак көтсә, килүчеләр – өч кеше булган. Аларның кулларында, аякларында, башларында һәм башка җирләрендә тузан бөртеге дә, яки юлдан килүгә бернинди ишарәт тә булмаган. Алар кемнәр булган һәм ни өчен килгән соң? Бу сорауга җавапны Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә: “Тәхкыйк, безнең илче фәрештәләребез бала белән сөенеч бирмәк өчен Ибраһим галәйһиссәламгә килеп сәлам бирде. Ибраһим: “Сезгә дә сәлам булсын”, – диде. Озын-озакка сузмыйча, Ибраһим майда пешергән бозау итен кунаклар алдына алып килде” (“Һуд” сүрәсе, 11:69).
Аятьнең башында “сәламан” – “тынычлык” сүзе кулланылган, ә аннары – “сәламун” сүзе. Беренче җөмлә үз структурасы белән фигыль җөмлә булып тора, ә икенчесе – исем җөмлә. Исем җөмлә фигыль җөмләдән көчлерәк. Ә бу исә, Ибраһим пәйгамбәрнең (галәйһиссәлам) сәлам җиткерүе – кунакларның сәлам җиткерүенә караганда көчлерәк һәм гүзәлрәк булуы турында сөйли.
Аннары Ибраһим пәйгамбәр (галәйһиссәлам), эчкә үтеп, кунакларга пешкән бозау ите алып килгән. Гомумән, аларга берничә килограмм ит тә җиткән булыр иде, тик юмарт кеше, кемне дә булса сыйларга теләсә, чаманы белми, кирәгеннән күбрәк сый чыгарып куя. Ләкин кунаклар Ибраһим (галәйһиссәлам) алып килгән, яңа гына пешкән бу тәмле ризыкка кагылмаган. Пәйгамбәр (галәйһиссәлам) шикләнеп куйган, борчылган, ләкин моны сиздермәгән. Тәкъдим ителгән бу ризыкка кагылмаган кунаклар кемнәр булган соң?
“Фәрештәләр әйтте: “Син бездән курыкма, без сиңа шатлыклы хәбәр китердек, сездән бер галим бала туачак”” (“Хиҗер” сүрәсе, 15:53). Әйе, фәрештәләр аңа әйткән: “Без, фәрештәләр – Раббыңның илчеләре”.
Фәрештәләр ашамый, эчми, йокламый, өйләнми һәм үрчеми, аларның арасында ир яисә хатын җенесе юк. Фәрештәләрнең миссиясе нидән гыйбарәт соң? Аларның иң беренче вазыйфалары – Аллаһны мактау. Алар моны армый-талмый башкара. Коръәни-Кәримдә әйтелгән: “Кичә вә көндез Аллаһны мактап тәсбих әйтерләр, алар һич тә арымас” (“Пәйгамбәрләр” сүрәсе, 21:20). Аларның мактаулары безнең тын алуыбыз кебек. Ий кеше туганым, әгәр син минутына уналты тапкыр гына тын алсаң да, фәрештәләр үз мактауларын өч тапкыр тизрәк әйтә: “Бар кимчелекләрдән дә азат Аллаһка дан! Аллаһка – бар мактауларыбыз, Аллаһтан башка илаһ юк, Аллаһ – Әкбәр (Бөек)”. Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән: “Фәрештәләрнең тын алуларыннан һәм аларның авырлыгыннан Күкләр ыңгырашты”.
Әгәр, фәрештәләрнең кайсының – сәҗдә, кайсының рөкүгъ кылуын, анда басып торырга урын да булмавын исәпкә алганда, Күкләрнең ыңгырашуы – нормаль күренеш. Бар фәрештәләр дә Аллаһ Рәсүлен (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) Мигъраҗ төнендә елмаеп каршы алган, ләкин алар арасында бер фәрештә булган, ул елмаймаган да, көлмәгән дә. Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) үзенең юлдашы Җәбраил фәрештәдән:
“Бер дә елмаймаган бу фәрештә кем ул?” – дип сораган. Җәбраил аңа: “Елмаймаган фәрештә – Тәмуг капкаларын саклаучы фәрештә. Кыямәт көнендә Тәмугка баручылар шул фәрештәгә: “Ий капкаларны саклаучы, Аллаһ безнең җаныбызны алсын да, безне коткарсын”, – дип әйтер. Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вәсәлләм): “Ә син шул фәрештәнең
аларга кайчан җавап бирәчәген беләсеңме?” – дип сораган. Җәбраил аңа болай дип җавап биргән: “Бер ел вакыт үткәч бу фәрештә аларга болай дип җавап бирер: “Сез шунда калырсыз. Сезгә бит хак дин – хакыйкать ирештерелгән иде, тик сезнең күбегез аны танымады”.
Мөхтәрәм җәмәгать! Инде төп темабызга әйләнеп кайтыйк. Ибраһим пәйгамбәргә (галәйһиссәлам) кунаклар сыйфатында килгән фәрештәләр аңарга киң күңелле тәкъва улы булачагы турында сөенечле хәбәр китергән. Пәйгамбәрнең (галәйһиссәлам) хатыны, моны ишетеп, бик шатланган, ә аннары гаҗәпләнеп сораган: “Ул баланы мин табачакмынмы? Мин карт бит инде һәм түлсез (бала табарга сәләтсез)”. Фәрештәләр аңа: “Аллаһның гамәлләренә гаҗәпләнергә кирәкме? Нишләп син Аллаһ эшләренә шулкадәр гаҗәпләнәсең?” – дигәннәр. Коръәнне шәрехләүче кайбер мөфәссир (бер нәрсәне аңлатып бирүче – Ред.) галимнәр шулай дип аңлатма бирә: “Сиксән биш яшьлек хатынның шунда ук күреме килә башлаган”.
Аллаһы Тәгалә нәрсәгә дә булса: “Бул!” – дип әйтсә, ул шунда ук була. Шуңа да Ибраһим пәйгамбәрнең (галәйһиссәлам) күпме вакытлар үткәч улы тууына бер дә гаҗәпләнергә кирәкми. Монда шик-шөбһәгә урын калмаска тиеш. Коръәни-Кәримдә бу турыда болай диелгән: “Фәрештәләр әйтте: “Аллаһы Тәгаләнең кодрәтенә гаҗәпләнәсезме? Ий, пәйгамбәрлек заһир булган өй кешеләре! Сезгә Аллаһның рәхмәте вә бәрәкәте булачак. Ул – Аллаһ эшләгән эшләрендә макталырга тиешле булган бик олуг бер зат” (“Һуд” сүрәсе, 11:73).
Күп еллар түлсезлегеннән (баласызлыгыннан) соң, Сара Исхак исемле ул тудырган. Исмәгыйль белән Исхак – бертуган. Ул – Ибраһим (галәйһиссәлам) бик картайгач туган. Аллаһның ихтыярында була алмаган эш юк.
Хәтта бернинди дә өмет калмады дигәндә дә Аллаһы Тәгалә теләсә - теләгәнен бирә ала. Моны һәрвакыт истә тотарга кирәк.
Ибраһим пәйгамбәр (галәйһиссәлам) рәхмәтсез кеше булмаган. Ул, башка пәйгамбәрләр кебек үк, кимчелекләрдән азат булган. Сөенечле хәбәр алгач, ул Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтен һәм мактауларын ирештергән: “Карт көнемдә миңа Исмәгыйль вә Исхакны бирүче Аллаһы Тәгаләгә барча мактау! Тәхкыйк, Раббым догаларны ишетүче вә кабул итүче. Йә Рабби, минем үземне һәм балаларымны намазларны үтәүче кыл, ий Раббыбыз, догаларыбызны кабул кыл! Ий Раббыбыз, үземне вә ата-анамны һәм барча мөэминнәрне ярлыка, Кыямәт көнендә хур итмә!”
Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) бервакыт болай дигән:
“Минем өммәтемә каза килгәндә ул аның белән очрашыр”. Аннан: “Андый каза кайчан булыр?” – дип сорагач, ул: “Хакимнәр, көч һәм шәфкатьсезлек кулланып, үз гражданнарының мөлкәтен тартып ала башлагач”, – дигән.
Ни генә булмасын, башкаларныкы булганны үзләштерергә, узурпацияләргә (законсыз, көч кулланып яулап алырга) куркытып, янап алырга ярамый. Тормышны һәм милекне яклау – исламда иң төп принципларның берсе. Башка кешеләрнең җирен тартып алырга беркемнең дә хакы юк. Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән: “Бер кушин җир узурпацияләгән кешегә Кыямәт көнендә җитмеш тапкыр күбрәк йөкләтелер”.
Кызганыч, хәзерге вакытта кайбер кешеләр, акчага хирыслыклары аркасында, күп кенә тыелган эшләргә “тыелган” итеп карамый. Ничек итеп булса да, акчаны кулга төшерү өчен, алар ялган вәгъдәләр бирә. Ялган вәгъдә кебек гөнаһның кәффарәте (гөнаһтан арыну гамәле) бар дип уйласалар, алар ялгыша. Андый гөнаһ каршында аның кәффарәте – тау янындагы бер кырмыска кебек кенә. Кечкенә генә бер кырмыска бик зур бер тауны урыныннан күчерә аламы? Юк, күчерә алмый. Ялган вәгъдәне “гамус” дип атыйлар, ул шул вәгъдәне биргән кешене турыдан-туры тәмуг утына илтә.
Кызганыч ки, хәзер ялган вәгъдәләр тау елгалары кебек ага. Кешеләрдә Аллаһтан курку да, оят та калмады. Йә Аллаһ, безнең вафатыбызны, аннан соңгы тормышыбызны да яхшылардан әйлә.
Гайсә пәйгамбәр (галәйһиссәлам) белән булган бер вакыйганы сөйләп китик. Гайсә пәйгамбәр (галәйһиссәлам), Мәрьям улы, урам буенча барганда үзенең юньсез эшен эшләп йөргән бер бурны (каракны) очраткан. Ул аңа болай дигән: “Ий туган, син нигә урлашасың?” Ләкин бу бур: “Юк, Аллаһ белән ант итәм, мин берни дә урламадым”, – дигән. Бөекләрнең берсе исеменә лаек булган бу пәйгамбәр, беләсезме, нәрсә дигән? Ул: “Аллаһ дөресен әйткән, димәк, минем күзләрем мине алдаган”. Гайсә пәйгамбәр (галәйһиссәлам), Аллаһ исеме белән ителгән ант аркасында, нәкъ менә шулай дип әйтергә мәҗбүр булган. Ләкин хәзерге кешеләр Аллаһы Тәгалә исемен бик еш куллана башлады, алар кирәк булса да, кирәк булмаса да Аллаһны искә ала, бик еш Аның исеме белән вәгъдә бирә, ант итә. Бу вакытта аларның күбесе үз өсләренә нинди зур җаваплылык алганнарын аңлап та бетерми.
Бервакыт Малик ибне Динар, Басра урамнары буйлап йөргәндә, егылып яткан бер исереккә тап булган. Исерткеч катыш төкереге аның авызыннан ага, ә ул үзе яткан җиреннән: “Аллаһ, Аллаһ”, – дип кычкырып ята икән.
Малик: “Мин бу кешенең авызын булса да юыйм әле, Аллаһ исемен чиста авызы белән әйтсен”, – дип уйлаган. Ул шулай эшләгән дә, барып аның авызын юган, аннары аны үзенең өенә алып кайткан. Төнлә, йоклаган чакта, ул төш күргән, төшендә бер тавыш ишеткән: “Малик, син Минем хакка бу
кешенең авызын чистарттың, ә Мин синең хакка бу кешенең күңелен пакьләдем”. Шул вакытта Малик, дулкынланып, уянып киткән. Иртәнге намазга азан әйтәләр икән. Ул торган, тәһарәт алган һәм намаз укырга мәчеткә киткән. Мәчеткә баргач, ул шундый күренешкә тап булган: ниндидер бер кеше, мәчет янына килеп, Аллаһка ялвара икән: “Йә Аллаһ! Менә мин Синең каршыңда торам һәм, мине ярлыкавыңны сорап, Сиңа ялварам. Кума мине бу капкадан. Син минем тәүбәмне кабул итәсеңме? Әйт, миңа җиңелрәк булыр. Әгәр дә минем тәүбәмне кабул итсәң, миңа белгерт, мин үз-үземне кулга алырмын, яхшы якка үзгәрермен һәм Сиңа гыйбадәт кылырмын”.
Малик ибне Динар аннан: “Аллаһ сине кызганырлык кем син ул хәтле?” – дип сораган. “Мин – кичә син Аллаһ хакына авызын юган шул эчкече кешемен. Күргәнеңчә, Аллаһ мине туры юлга бастырды һәм минем хәзерге урынымны сиңа да күрсәтте”, – дигән теге кеше.
Мөхтәрәм җәмәгать! Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйткән: “Минем мөэмин бәндәләремә әйт: “Ий бәндәләрем, гөнаһ кылып үзегезгә зарар иткән булсагыз, Аллаһның рәхмәтеннән өмет өзмәгез, чөнки тәүбә итеп төзәлгәндә Аллаһ гөнаһларны ярлыкаучы, Ул – Аллаһ – ярлыкаучы вә рәхимледер” (“Зүмәра (Халык төркеме)” сүрәсе, 39:53).
Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) мөбарәк хәдисләренең берсендә әйткән: “Зәкят - күтәрә алмаслык авырлык кебек – бик җаваплы йөк”. Ел саен үз байлыгыңның кырыктан берен мохтаҗларга бирергә кирәк, кешеләргә бу бик авыр йөк булып тоела. Ләкин, Аллаһы Тәгалә изге хәдисләрнең берсендә әйткән: “Колым (минем), син башкалар өчен сарыф ит, ә Мин синең өчен сарыф итәрмен”.
Җитеш, бай тормыш белән яшәгән кешеләр, зәкят түләмәс өчен, мең төрле сәбәп таба, әмма, шул ук вакытта, алар Аллаһ тыйган күп әйберләргә аннан да күбрәк суммада акчаларын сарыф итә. Шул ук изге хәдистә Аллаһы Тәгалә әйткән: “Ышанып тапшырылган әйбер – әманәт байлыкка әйләнгән вакытта...” Мәсәлән, син, кемгәдер киләсең дә, әйтәсең: “Мин килгәнче шушы әйберне саклап тор әле”. Ул сиңа: “Юк, без туганнар да, дуслар да, диндәшләр дә түгел. Мин аны саклауга алып кала алмыйм”, – ди. Яки, киресенчә, син кемгә дә булса, нинди дә булса бер әйбереңне саклауга калдырасың, әйләнеп кайткач, барып аннан ул әйберне сорыйсың, ә ул сиңа: “Аллаһтан курык, син миңа берни дә калдырмадың”, – ди. Син аңа:
“Ә мин сине судка бирәм”, – дисең. Ул сиңа: “Кая теләсәң – шунда бар, судта җиде ишек, кайсысына керәсең килсә, шунысына кер дә, исбатлап кара”, – дип җавап биреп, сине куып җибәрә. Беләсезме, Кыямәт көнендә бу кешегә Аллаһ ни дип әйтәчәк? Ул аңа: “Хәзер инде хуҗасына аның мөлкәтен кире кайтар”, – диячәк. Ул кеше әйтер: “Ий Аллаһ, Ул дөнья инде тәмам булды,
хәзер – икенче дөнья. Аңа бирәсемне мин хәзер каян алыйм инде?” Шунда Аллаһ фәрештәләргә әйтер: “Аны тәмуг чокырларының берсенә ташлагыз!” Фәрештәләр аны тәмугка ташлар һәм әйтер: “Әнә шул чокырның төбенә кара!” Ул кеше тәмуг төбендәге шул чокырга карар һәм аның төбендә аңа ышанып тапшырылган шул әйберне күрер. Шуннан ары аңа әйтерләр: “Хәзер инде син шунда төш тә, аны алып килеп хуҗасына бир!” Бу кеше тәмуг төбендәге шул чокыр төбенә таба барыр, аңа анда барып җитәр өчен генә дә җитмеш ел вакыт кирәк булыр. Кайберләре, гомумән, анда барып та җитә алмас. Шуңа күрә дә кешеләр арасындагы милек мәсьәләләрендә Аллаһы Тәгаләдән куркырга кирәк. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә дә игътибарлы булырга кирәк.
Тагын бер тарихи хәл белән танышып узыйк. Бер сәүдәгәр вафат булган. Ул гомере буе намазын калдырмаган, уразасын җиренә җиткереп тоткан, зәкятен түләгән, хаҗ да кылган булган. Вафатыннан соң бер дусты аны төшендә күргән һәм аннан сораган: “Син Аллаһ белән очрашкач, Аның каршындагы дәрәҗәң ничек булды? Синең белән анда ничек мөгамәлә иттеләр?” Ул кеше әйткән: “Аллаһ мине җәзага тартты”. Дусты, аптырап, аннан сораган: “Син бит намазыңны да вакытында укып бардың, уразаңны да тиешенчә тоттың, зәкят тә бирдең, хаҗ да кылдың. Нигә сине җәзага тарттылар соң?” Аның бу соравына әлеге кеше болай дип әйткән: “Аллаһ миңа сораулар бирде, ә мин Аның сорауларына җавап таба алмадым. Ул миннән: “Ни өчен син товарыңны үлчәгәнгә кадәр үлчәүләреңнең төгәллеген көйләмәдең?” – дип сорады. Бу мәсьәләгә шул рәвешчә җентекләп карау минем башыма да килми иде”.
Ә хәзер өйләребез янындагы базарларга карыйк. Анда кемдер алдаша, кемдер урлаша, кемдер ялганлый, ә кемдер талый. Ә бит Аллаһы Тәгалә әйткән: “Кем караклык кыла – ул кеше безнең беребез түгел”. Үлчәүләрдә алдаган каракларга карагыз. Аллаһы Тәгалә алар турында менә нәрсә ди: “Киметеп үлчәүчеләргә үкенеч – каты газаптыр. Алар башка кешеләрдән берәр нәрсә үлчәп алса, үлчәүне тутырып, мул үлчәп ала. Башка кешеләргә савыт яки бизмән белән үлчәп биргәндә, киметеп үлчиләр. Әйә, ул кешеләр Олуг Кыямәт көнендә терелеп кубарылачакларын уйламыйлармы? Ул көндә кешеләр барча галәмне тәрбия итүче Аллаһ хозурында хисап өчен басып торыр” (“Мүтаффифин (Киметүчеләр)” сүрәсе, 83:1-6).
Кадерле мөселманнар! Аллаһ Рәсүленең (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) Әбу Һүрайра исемле сахабәсе (радыйаллаһу ганһү) сөткә су өстәгән бер кешене күргән һәм аңа болай дигән: “Раббың сиңа сөттән суны киредән аерып бирергә кушкач, син Аңа ни дип җавап бирерсең? Син Аңа нәрсә дип җавап бирә аласың?” Йә Аллаһ! Безне Сиңа илтүче туры юлдан аерма!
Рәхим-шәфкатеңнән аерып, безне берүзебезне генә калдырма! Безне Синдә генә, бары тик Синдә генә мохтаҗлыкта әйлә!
Татарстан Республикасы мөфтие
Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН