Нәшрият өлкәсендә хезмәттәшлек

10 август 2017 ел 14:47
Нәшрият өлкәсендә хезмәттәшлек

   9 августта “Ислам нуры” нәшриятында аның  директоры Иршат хаҗи Шәйхаттаров һәм Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат хәзрәт Курамшин  нәшрият өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча үзара килешүгә кул куйдылар. Бу чарада Кукмара мәдрәсәсе директоры урынбасары Айрат хәзрәт Шәфигуллин һәм “Ислам нуры” газетасы мөхәррире Хәлил Шәриф тә катнашты.  

   Ришат хәзрәт җөмһүриятебездә соңгы елларда дин тотучылар арасында тиз арада  популярлык казанган тәҗвид дәреслеге  авторы. Шулай ук инде 20 елдан артык Ислам матбугаты басмаларында аның публицистик язмалары дөнья күрә. Ришат хәзрәт үзен матур әдәбият өлкәсендә дә сынап карый. Аның дини хикәяләре  “Бәхетле булырга вакыт” җыентыгы буларак укучыга иреште. Хәзер автор “Җаннарыбыз тынгылык эзли” дип исемләнгән икенче  җыентыгын нәшриятка әзерли. Анда динебез кыйммәтләрен, исламча яшәү фазыйләтләрен, гади мөселманнар тормышын яктыртучы яңа хикәяләре тупланган.

   Икеарадагы килешү нигезендә “Ислам нуры” нәшрияты беренче эш итеп Ришат хәзрәтнең Коръәннең Казан басмасына нигезләп язылган тәҗвид дәреслегенең яңартылган икенче тиражын нәшер итәчәк. Аны яңа уку елына – октябрь аена өлгертү бурычы куелган. Аннары авторның “Җаннарыбыз тынгылык эзли” дигән җыентыгы нәшриятка кабул ителәчәк. Ошбу хакта Ришат хәзрәт үзе болай ди: “Тәҗвид дәреслеген әзерли башлауга 20 еллап булды инде. Укыта башлаганда төп кыенлык дәреслекләр җитмәүдә иде. Бу эшкә үзебез алындык һәм төрле-төрле фәннәрдән дәреслекләр төзедек. Соңрак төрле  уку әсбаплары күренә башлады үзе, тәҗвид буенча да китапчыклар басылып чыкты. Ләкин алар иске татар теленә нигезләнеп язылган, хәзерге укучыга бигүк аңлашылып бетми иде. Без тәҗвид кагыйдәләрен халык теле белән гади итеп аңлатуны үзебезгә максат итеп куйдык. Яңа дәреслегебез мәчет каршындагы курсларда кулланыла торган Әхмәтһади Максудиның “Мөгаллим сәни” китабына һәм Коръәннең Казан басмасына йөз тотып эшләнде. Еллар узган саен бу дәреслек эшкәртелеп, камилләшә барды. Аны әзерләгәндә  “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме Камил хәзрәт Вәлиуллин, Диния Нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллиннар  үзләренең киңәш-тәкъдимнәре белән зур ярдәм күрсәттеләр. Былтыр Татарстан Диния Нәзарәте  каршындагы Голәмәләр шурасы бу хезмәтемне тикшереп, аңа уңай бәя бирде һәм мәчетләр каршындагы курслар өчен Тәҗвид фәне буенча  төп дәреслек итеп тәкъдим итте. Хикәяләр җыентыкларыма да укучылар битараф калмас дип ышанасым килә”.

     Рәсемнәрдә: килешүгә кул кую; “Ислам нуры” басмаханәсе белән танышу.  

                           

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана