7 декабрьдә Буа мөхтәсибәте вәкилләре Буа районы Ташкичү авылы мәдәният йорты үткәргән Мәүлид кичәсендә булып кайтты. Чарада Буа үзәк мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйбуллин, Түбән Наратбашы авылы имам-хатыйбы Фәнис хәзрәт Гайнатуллин, Суыксу имамы Линур хәзрәт Сабирҗанов, җирле үзидарә башлыгы Радик Вәлиев катнашты. Линур хәзрәт килгән авылдашларга Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең иң камил кеше икәнлеген аңлатты. Рөстәм хәзрәт яшьләрнең диндә булулары зур бәхет икәнлегенә тормыштан дәлилләр китерде. Фәнис хәзрәт халыкка авылда даими рәвештә дини укулар булырга тиешлеген әйтте. Авыл имамы Рәшит хәзрәт Алиев килгәннәргә үз рәхмәтен җиткерде, авыл халкын җомга намазына килергә нәсыйхәтләде. Чара авыл мәчетендә мул итеп әзерләнгән табында дәвам итте.
Буа районы Ташкичү авылында Мәүлид узды
08 декабрь 2017 ел 14:42
Соңгы яңалыклар
Бөгелмәдә Татарстан Республикасы Көньяк-көнчыгыш төбәге мәчетләре командалары арасында мини-футбол турниры узды
01 март 2021 ел 11:36
Мөслимәләр берләшмәсе Апаста татар халкының киләчәгенә багышланган җыенда катнашты
26 февраль 2021 ел 17:57
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы