Имамнар – тренингта

08 февраль 2018 ел 17:17
Имамнар – тренингта

Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте карамагындагы мәчетләрнең имамнары өчен өч көнлек курслар оештырылды. Имамнар катлаулы мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы укуларда катнаштылар, дөньяви җәмгыятьтә мөселман оешмаларының икътисадын үстерү, кешене кабалага төшерә торган ипотека мәсьәләсен хәл итү юллары һ.б. турында сөйләштеләр, бәхәсләштеләр... Курсның икенче көнендә, имамнар Россия ислам институты укытучысы Мөхәммәт Моратовның “Яңа гасыр. Фикх мәсьәләсе” дигән темага лекциясен тыңладылар, үз фикерләрен белдерделәр, тәкъдимнәрен дә җиткерделәр. 
Хәзерге заманда мөселманнар өчен көндәлек тормыштагы мәсьәләләрне хәл итү мөһим. Аларның барысы да диярлек, финанс-хокук мөнәсәбәтләренә, ислам хокукына бәйле.

Мөхтәсиб Йосыф хәзрәт Дәүләтшин вакф милке буенча революциягә кадәр татар халкының зур тәҗрибәсе турында сөйләде. Хөсәенов, Акчуриннар, Рәмиевләр кебек байларның меценатлык белән шөгыльләнгәнен, динебезнең ныклы финанс терәге булганнарын телгә алды. Гомумән, патша Рәсәендә мөселман дини оешмалары вакф хисабына гына яшәгәннәр. Бүгенге көндә вакф милке мисалы итеп, кайбер мәчетләр карамагындагы кибетләрне китерде. Алардан килгән табыш мәчет эшчәнлеген алып барырга ярдәм итә. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана