Буада олыларны хөрмәтләү мәҗлесе узды

09 октябрь 2018 ел 16:40
Буада олыларны хөрмәтләү мәҗлесе узды

9 октябрь көнне Буа мөхтәсибәте белән берлектә шәһәребезнең хаҗилар мәчетендә  Олылар көненә багышланган мәҗлес булып узды.  Ул табында шәһәр һәм авыл остазбикәләре дә катнашты.  Бу мөһим чарага халкыбызның күренекле остазбикәсе Сәйдә абыстай Аппакова да махсус килгән иде. Ак яулыклы, ак күңелле Ак әбиебез милләттәшләренә үзенең тормышыннан алынган вәгазьләрен сөйләде. Соңыннан кан – кардәшләренең төрле сорауларына җаваплар бирде. Мәҗлескә килгән халык шушы күркәм мәҗлесне оештыручыларга, Буа мөхтәсибәтенә, кунагыбыз Сәйдә абыстайга олуг рәхмәтләрен белдерде. Киләчәктә дә шундый истә калырдай мәҗлесләр оештырсыннар иде дигән теләкләрен җиткерделәр.

Өйлә намазына азан яңгырагач, бергәләшеп намаз укыдылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана