“Хәят” мөслимәләр җәмгыяте Чаллыда очрашу үткәрде

12 октябрь 2018 ел 11:33
“Хәят” мөслимәләр җәмгыяте Чаллыда очрашу үткәрде

Кичә, 11 октябрьдә, “Хәят” мөслимәләр җәмгыяте янәдән Чаллы шәһәренең "Хәләл үзәге"нә җыелды. Алар каршында Утыз Имәни мәчетеннән Инсаф хәзрәт чыгыш ясады. Хәзрәтнең “Ике дөнья бәхете” исемле чыгышы мөслимәләргә бик ошады. Аллаһы Тәгалә бу дөньяда бөтен нәрсәне дә парлы итеп яраткан. Аның җирдәге бу кануны шулай ук кешеләргә дә кагыла. Аллаһы Тәгалә бу турыда Коръәннең “Рум” сүрәсенең 21 аятендә болай дип әйтә: “Аның (Аллаһының кодрәтен күрсәтүче) билгеләреннән: Ул (Аллаһы) сезгә (күңелегез) алардан тынычлык табу өчен үзегез кебек үк парларны (хатын-кызларны) яратты, арагызга ярату һәм рәхимлелек булдырды. Чынлыкта, бу нәрсәләрдә фикерләүче кешеләр өчен билгеләр бар!” Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә ир кешенең пары хатын-кызны барлыкка китерүе турында хәбәр итә.

Чыгыш ахырында хәзрәт күп санлы сорауларга җавап бирде. Мөслимәләр киләсе очрашуларның берсен Утыз Имәни мәчетендә уздыруны сорадылар.

«Кешеләр ике төрле нигъмәтнең кадерен белми, — ди Пәйгамбәребез (с.г.в.). — Берсе — вакыт, икенчесе — сәламәтлек». Аллаһы Тәгалә кешегә күркәм тәнен, сизгер җанын, акылын һәм иң зур нигъмәт булган — саулыгын да биргән, биреп кенә калмаган, аны саклау кагыйдәләрен Пәйгамбәребез (с.г.в.) аркылы ирештергән . Шуны истә тотып, “Сәламәтлек – зур байлык” темасы буенча Мөгаллимә апа практик күнегүләр ясатты. Очрашу бик файдалы узды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана