3 нче гыйнвардан Буа мәдрәсәсендә читтән торып укулар башланды. Ерак араларны якын итеп, шәкертләр гыйлем тупларга, белемнәрен ныгыту нияте белән укырга килделәр.
Шәкертләр үзләренең белемнәрен остазларга күрсәттеләр, имтиханнар, зачетлар тапшырдылар.
Буа мәдрәсәсе шәкертләрне һәр көнне өч тапкыр туклану, ерактан килүче шәкерләргә мәдрәсәдә торып уку мөмкинлеге тудырды.