«Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесенә йомгак ясалды

30 гыйнвар 2019 ел 13:31
«Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесенә йомгак ясалды

2019 елның 26 гыйнварында Казанда «Гаилә» мәчетендә «Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесен йомгаклау чарасы узды. ТР мөселманнары диния нәзарәте Казанның Совет районы мөхтәсибәтенең «Гаилә» мәчете тарафыннан ТР архив эше буенча дәүләт комитеты, ТР министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе, РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе, «Мөселманнар» газеты редакциясе һәм жюри белән берлектә оештырылган конкурска 19 эш кабул ителде. Нәтиҗәдә, беренче урынга Рәйсә Фатыйхова лаек булды. Аның хезмәте жюри тарафыннан иң югары бәя алды. Шунысы да сөенечле, Рәйсә ханым шунда ук васыятьнамәсен улының кулларына тапшырды.

Икенче урынны Гөлсинә Кәлимуллина белән Миләүшә Сәләхетдинова бүлеште. Өчнче урында – Дания Хәбибуллина һәм Фирдәүсә Кәримова. Шулай ук жюри үзенең махсус бүләген дә билгеләргә карар кылды. Аңа Маргарита Хәсәнова лаек булды.

«Васыятьнамәгә багышланган бәйгене мәчетебездә беренче тапкыр үткәрдек, – ди конкурсны жюри рәисе, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. – Беренче максатыбыз – халкыбызга васыятьнамә турында мәгълүмат бирү иде. Чөнки «васыять» төшенчәсе онытылган. Кемдер бөтенләй дә белми. Белгәннәре дә: «Мин бит әле яшь, үләргә җыенмыйм», – ди. Ә васыятьнамә калдыру – ул сөннәт».

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана