24 март көнне Менделеевск шәһәренең Үзәк мәчетендә балалар арасында намаз уку буенча конкурс узды.
Әлеге бәйге үсеп килүче яшь буында динебезгә, Коръән өйрәнүгә кызыксыну һәм мәхәббәт уяту максатыннан үткәрелде. Ярышны уздыруның бурычлары булып – балаларга әхлакый тәрбия бирү һәм намаз укуны гадәткә кертү, татар халкы өчен традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау һ.б. тора.
I-II сыйныф укучылары арасында - Ильяс Гыйльфанов (малайлар), Камилә Фарухшина, III-IV сыйныф укучылары арасында Ислам Кашапов (малайлар), Инзилә Фарухшина (кызлар), V-VI сыйныф укучылары арасында Динар Шәехов җиңү яулады.