Чаллы мөхтәсибәте кубогына волейбол ярышы үтте

15 апрель 2019 ел 16:00
Чаллы мөхтәсибәте кубогына волейбол ярышы үтте
13 апрель көнне Чаллының 11нче Олимпия резервы спорт мәктәбендә Яр Чаллы мөхтәсибәте кубогына мөселман яшьләре арасында волейбол турниры узды. Турнирда Алабуга, Яңа Чишмә, Чирмешән, Ямырза, Уфа, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәр һәм авылларыннан 7 команда составында 56 кеше катнашты. Чара Коръән уку һәм шәһәребез имам-мөхтәсибе урынбасары Фоат хәзрәтнең спортчыларны котлавы белән башланды. Шулай ук турнир ачылышында спорт мәктәбе директоры Комарова Светлана Александр кызы һәм Чаллы шәһәре спорт идарәсе вәкиле Фәйзуллина Зөһрә Дамир кызы да чыгыш ясадылар. “Турнир яхшы гына, җәрәхәтләрсез һәм югары дәрәҗәдә узды. Спортчылар да әзерләнеп килгәннәр иде. Барысы да ярыштан бик кәнагәть калдылар”, – диде Алабуга командасы уенчысы Рәис Гимазутдинов. Турнир нәтиҗәләре буенча беренче урынны Алабуга командасы яулады һәм кубокка лаек булды. Икенче, өченче һәм дуртенче урыннары Яңа Чишмә, Уфа һәм Чаллы командалары бүлеште. Чара ахырында барлык җиңүче команда спортчыларына дипломнар, ә калган уенчыларга сертификатлар тапшырылды.
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана