“Хаҗилар” мәчетендә ифтарлар дәвам итә

13 май 2019 ел 10:30
“Хаҗилар” мәчетендә ифтарлар дәвам итә

12 май көнне Рамазан аен зурлап “Хаҗилар” мәчетендә зур ифтар  уздырылды. Мул табынны “Хажилар” мәхәлләсенә йөрүче берничә гаилә кушылып әзерләде. Ифтар кылганнан соң  мәхәллә имамы – Фәһим хәзрәт Сөләйманов Рамазан ае фазыйләтләре турында сөйләде. Аннары Коръән укылды. Кәлам шәриф аятьләрен уку өчен сүз Төркиядән килгән кунакка – Хәйри Йолдыз исемле Коръән-хафизга бирелде. Мәҗлес күркәм дога кылып тәмамланды. Килгән халык рәхмәтләр әйтә-әйтә үзләренең мәхәллә мәчетләренә тәрәвих намазына юл тотты.

“Хаҗилар” мәчетендә ифтар мәҗлесләре шушы рәвешле үткәрелеп тора. Аллаһы кабул итсен.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана