Буаның 8 нче мәхәлләсендә ифтар мәҗлесе

30 май 2019 ел 18:01
Буаның 8 нче мәхәлләсендә ифтар мәҗлесе

Рамазан аеның соңгы атнасында яңа төзелеп килә торган  8 нче мәчеттә бура өлешендә ифтар ашы булып узды. Ифтар ашы мөхтәсибәт  белән берлектә үткәрелгән “Тәмле ифтар” акциясе белән башланып китте, ифтар ашына авыз ачарга килүчегә хөрмә белән су таратылды. Ахшам намазына хәтле мәчет имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин килүче кунакларга Рамазан ае турында вәгазъ сөйләде, мәчеткә сәдәка бирүчеләргә, булышучыларга мәхәллә исеменнән олы рәхмәтләрен  җиткерде. Ахшам намазын укыгач авыз ачарга килүчеләр әзерләнгән мул табын артында сыйланып утырдылар. Ифтар ашын үткәрергә булышкан  хөрмәтле хатын-кызларга Раббыбызның рәхмәте ирешсә иде диеп теләп кала 8 нче мәчет мәхәлләсе.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана