Буа районы Кайбыч авылы мәчетенә 25 ел тулды

07 июнь 2019 ел 09:30
Буа районы Кайбыч авылы мәчетенә 25 ел тулды

6 июнь көнне Буа районы Кайбыч авылы мәчетенә 25 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Чарада район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Буаның "Хаҗилар" мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов, Буа районының элеккеге район башлыгы Габделхай Нәбиулла улы, авыл имамы Назыйм хәзрәт Фәхретдинов катнашты. Башлап Назыйм хәзрәт кыскача мәчет тарихын сөйләп үтте. Илмир хәзрәт үзенең вәгазендә авыл нигезен саклап яшәргә, һәрдаим мәчеткә йөреп гамәл-гыйбадәт кылып тату, матур гына мәхәлләне әйдәп барырга икәнлегенә басым ясыды. 1994 елда эшләгән, мөхтәсиб вазыйфаларын башкарган Фәһим хәзрәт Сөләйманов мәчет төзегән вакыттагы уй-кичерешләре белән уртаклашты, мәхәлләгә, аның имамыма дәвамлылык теләде. Мөхтәсибебез Илмир хәзрәт бүгенге көндә мәхәлләгә булышып торучыларга мөхтәсибәт исеменнән рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды. Авылны хөрмәт итеп кайтучы кунаклар үзләренең җылы тәбрик сүзләрен ирештерделәр. Кайбыч авылы үзидарәсе рәисе Габдрахманов Нияз Шакир улы килгән хәзрәтләргә авыл исеменнән рәхмәтен җиткерде.

 Бәйрәм авыл мәдәният сараенда әзерләнгән мул табын артында дәвам итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана