Кама Тамагы районы Балтач авылында указлы муллаларга мемориаль такта куелды

21 июль 2019 ел 14:03
Кама Тамагы районы Балтач авылында указлы муллаларга мемориаль такта куелды

Балтач авылында XIX-XX гасырларда имамчылык иткән указлы муллаларына  истәлек  тактасы куелды. 

Узган һәр чорның, һәр дәвернең җитди вакыйгалары тарихка әверелгән. Бигрәк тә авыл тарихын мәчетләрдән, аң-белем тараткан имамнарыннан, диннән, дини истәлекләрдән башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел.

Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Кама Тамагы районы Балтач авылында мәчет элек-электән булган. Ул тирә-якка моңлы азан тавышын яңгыратып, бар тарафка иман нуры иңдереп, тәрбия һәм гыйлем учагы булып торган. Ләкин илдәге тискәре вакыйгалар нәтиҗәсендә мәчет егерменче елларның уртасында бетерелә, ае гына сакланып кала.

1990 елларда тыныч күңел белән намаз укырга, мәчеттә азан тавышы тыңларга мөмкинлек туа. 1994 елның 19 ноябрендә авыл халкы, "Октябрь" колхозы һәм хуҗалык җитәкчесе Әхмәт Зыятдинов тырышлыгы белән иске мәчет урынына яңа иман йорты калкып чыга, могҗиза белән сакланып калынган ай да манара очына куела.

Бүген (21 июль) куелган истәлек билгесе, авылдашларына иман байлыгын саклап  калырга  сәбәпче булган барлык дин әһелләренә хөрмәт йөзеннән Фәйзулла хәзрәт Уразаев, Мөхәммәтгали Фәйзуллин, Габделсаттар Дәминов, Борһанетдин Мөхәммәтгалиев, Габделбарый Гаделсаттаров, Ногман Гобәйдуллин һәм  1924-1936 елларда авылда имамчылык иткән, Вилдан хәзрәт Ногмановның оныклары Азат Фәрит улы, Наилә Исхак кызы Вилдановлар тарафыннан оештырылды. Тантаналы чараны да алар оештырган иде. Истәлек тактасын куюда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнъя татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов, Көньяк-көнбатыш төбәге  кызые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Кама Тамагы районы мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин, район хакимиятенең беренче урынбасары Газинур Габидуллин, тарихчы-галим, шул авылның кияве Нурулла Гариф, якташлары, танылган язучы, журналист Хәмзә Бәдретдинов, Вилдан хәзрәтнең туганнары, тирә-як авыллардан килгән  имамнар, авылның имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Вафин, авылдашлар катнаштылар.

Ильяс хәзрәт олы вакыйга уңаеннан җыелган халыкны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән котлап сәламләде. “Әүвәлге заманнарда имам Ислам нурын таратудан тыш авыл кешесенең якын киңәшчесе, ярдәмчесе дә булган. Бу истәлек билгесе  Ислам диненең иң мөкатдәс кыйммәтләрен безгә гасырлар аша түкми-чәчми китереп җиткергән имамнарыбыз, остазларыбыз, мөдәррисләребез, хәзрәтләребез, абыстайларыбыз, мөгаллимнәребез, әби-бабайларыбыз һәм әти-әниләребез истәлегенә багышлана. Инкыйлаб шаукымы иманыбызны бетерергә тырышты. Мәчетләр ябылды, имамнар юкка чыгарылды. Тик ата-бабайлар имам чаткылары югалтмады. Үзгәреш җилләре нәтиҗәсендә шул мирасның варислары барлыкка килде. Нур өстенә нур булып мәчет-мәдрәсәләребез эшли. Яңа имамнар тәрбиялибез. Бабаларыбызның мирасын нык саклау безнең өстә. Вилдан хәзрәт оныклары, бу истәлек тактасын куеп, бик саваплы гамәл кылды. Милләтне, дин-Исламны савыктыру өчен халыкның милли һәм дини аңын уятырга. Үзенең кемлеген – кем нәселеннән, нинди кавемнән булуын белгән кеше беркайчан диненнән, теленнән, милләтеннән ваз кичмәячәк, һичкайчан чит тәэсирләргә бирелмәячәк”, – диде хәзрәт халыкка мөрәҗәгать итеп. Хәзрәт, тарихи мирасыбызны барлауда куйган хезмәтләре өчен, Азат  Вильдановка һәм  галим Нурулла Гарифка Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Танталы чарадан соң  өйлә намазы укылды, аннан соң Коръән аятьләре укылды  һәм: “Изге эшләребез әҗер-саваплы булсын! Нык нигезле мәчетебез тирә-якка иман нуры таратып торсын, азан тавышы тынмасын, авыл халкына исәнлек-саулык, бәрәкәт, иман, тәүфыйк булсын, Аллаһы Тәгалә имамнарыбыз урыннарын җәннәттә әйләсә иде”, – диеп дога кылдылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана