Менделеевск мөхтәсибәтендә Корбан туе узды

18 август 2019 ел 14:09
Менделеевск мөхтәсибәтендә Корбан туе узды

16 август, Зөлхиҗҗә аеның 15-нче көнендә, Менделеевск районы мөхтәсибәте һәм хакимияте Татар Тәкәше авылының  “Рифкать” чишмәсе янында Корбан туе бәйрәмен оештырды. Чараны уздыру урыны очраклы рәвештә сайланмаган – өлкәннәр сөйләвенчә, бу җирлектә изге кеше җирләнгән булган һәм шул кабер яныннан чишмә бәреп чыккан. Элек бу территориядә Иске Бәзәкә авылы урнашкан булган дигән фикер дә яшәп килә. Корбан туенда район халкы катнашты, чарага мохтаҗлар, инвалид һәм ятим балалар да чакырулы иде.

Сәхнәдән сәламләү сүзләре белән бәйрәм кунакларына Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Менделеевск районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев һәм Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов мөрәҗәгать итте.

Корбан туе кысаларында балалар өчен төрле уеннар, ярышлар һәм бүләкләр әзерләнгән иде. Пылау, шурпа, хуш исле кайнар чәй, тәм-томнар белән теләге булган һәркем сыйлана алды. Бәйрәмдә игелек һәм дуслык мохите хөкем сөрде, кояшлы һава һәркемгә шатлык һәм елмаю бүләк итте.

Корбан туе ахырында барлык җыелган халык мул уңыш сорап дога кылды.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана