Минзәләдә эшлекле визит белән Равил хәзрәт Зөфәров булды

31 октябрь 2019 ел 13:09
Минзәләдә эшлекле визит белән Равил хәзрәт Зөфәров булды

Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, районда ислам дине юнәлешендәге вәзгыять, район дин әһелләре белән танышу максатыннан, Минзәлә мәчетенә килде.

Район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков Равил хәзрәткә районда яшәүчеләргә дини тәрбия бирү буенча башкарылучы эш нәтиҗәләре турында сөйләде, ә авылларыннан килгән имамнар, форсаттан файдаланып, мөфти урынбасарына мәчетләрдә укыту, вәгазьләр алып бару һ.б. дингә кагылышлы темалар буенча үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Әлеге визит барышында Равил хәзрәт Зөфәров район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев һәм район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев белән дә очрашты. Очрашуда шулай ук күрше Тукай районы мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас, төбәк казые, Актаныш мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин да катнаштылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана