Яр Чаллы мөхтәсибәтендә Мәүлид ае уңаеннан чаралар узды

08 ноябрь 2019 ел 13:59
Яр Чаллы мөхтәсибәтендә Мәүлид ае уңаеннан чаралар узды

29 октябрьдән башлап бөтен дөнья мөселман халкы Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган мәүлид ае хөрмәтенә төрле чаралар, бәйгеләр һәм кичәләр үткәрә. 6 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең "Нур-Ихлас", "Җәмигъ" һәм "Утыз Имәни" мәчетләрендә дә әлеге айга багышланган мәҗлесләр булып үтте. "Нур-Ихлас" мәчетендә аны якшәмбе курслары укытучылары чәй өстәле артында үткәрде. Чараны мөгаллимә вәгазьләр сөйләп, укучылар белән әңгәмә рәвешендә уздырды.

"Җәмигъ" мәчетендәге кичә балалар өчен бәйге викторина рәвешендә үткәрелде. Аның барышында Илдар хәзрәт Зияров белән Мөхәммәд хәзрәт Мөхәммәтов балаларга Пәйгамбәребез ﷺ турында риваятьләр сөйләделәр һәм кызыклы сораулар бирделәр. Беренче булып җавап биргән балаларга һәм аларның ата-аналарына бүләкләр тапшырылды. Шулай ук мәҗлес кунагы, шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин балаларга сәхабәләрнең Пәйгамбәрезгә ﷺ карата мәхәббәте турында сөйләде. Әлеге чара чәй өстәлде артында тәмамланды.

"Утыз Имәни" мәчетендә Рәсүлебез ﷺ тууына багышланган кичә ахшам намазыннан соң үткәрелде. Аның барышында Инсаф хәзрәт Сәүбәнов мәхәллә халкына Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ тормыш юлын сөйләде һәм мәүлид аена карата хөрмәтле булырга чакырды. Кичә аш өстәле артында җылы әңгәмә рәвешендә дәвам итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана