Буа районы Наратбаш авылында Мәүлид кичәсе узды

11 ноябрь 2019 ел 14:37
Буа районы Наратбаш авылында Мәүлид кичәсе узды

9-нчы ноябрь көнне Буа районы Наратбаш авылында Мәүлид кичәсе булып узды. Кичәдә авыл халкы, Буа районыннан кунаклар катнашты. Авыл имамы Рөстәм хәзрәт Баһаутдинов вәгазь-нәсыйхәт белән башлап җибәрде. “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең кешелек дөньясына әйтеп бетергесез зур йогынты ясаганы турында  сөйләде. 8-нче мәчет имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин халыкны булганга шөкер итеп яшәргә, Коръәнгә, хәдисләргә таянып гамәл кылырга өндәде. Җыелган халык үзенең Мәүлед мөнәҗәтләрен башкарды. Мәҗлес бик күркәм үтте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана