Автор-башкаручы Ильяс Халиков – Буада

28 ноябрь 2019 ел 16:40
Автор-башкаручы Ильяс Халиков – Буада

26-нчы ноябрь көнне Буа мәдәният сараенда районыбызда өченче тапкыр Буа мөхтәсибәте оештырган автор-башкаручы Ильяс Халиковның театральләштерелгән “Мәдрәсә – гыйлем чишмәсе” дип аталган дини-концерт чарасы булып узды.

Чарада район мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, якташыбыз, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт  Вәлиуллин, Ульян өлкәсе мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Сафин катнашты. Районыбызның иң актив мөселманнарын Рөстәм хәзрәт мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән бирелгән мөфтият медале, рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте. Илмир хәзрәт Картлар йорты мөдире Рәзинә ханым  Хисаметдиновага мөхтәсибәт исеменнән бүләк һәм рәхмәт хаты тапшырды.

“Ай-яй матур булды”, “Бик ошады”, “Болай да яшәп була икән”, “Искитмәле”, “Мондый концерт күргән юк иде әле” дип һәм күп кенә башка төрле йөрәккә май булып ята торган сүзләр белән бәяләде бу чараны тамашачы. Аеруча җырчы Ильяс Халиковның чиста моңлы тавышын, мәгънәле җырларын, үтемле клипларын яраттылар.

Бар тамашачы исеменнән Ильяс Халиковка һәм “Минбәр” татар-дини театрына олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, алдагы иҗади тормышларында зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.

Шамил Вәлиуллин                                                         

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана