“Ярдәм” фондының укыту-тернәкләндерү үзәгендә “Бер-беребезгә булышыйк” проекты буенча курслар тәмамланды

02 декабрь 2019 ел 15:45
“Ярдәм” фондының укыту-тернәкләндерү үзәгендә “Бер-беребезгә булышыйк” проекты буенча курслар тәмамланды

“Ярдәм” фондының тернәкләндерү үзәге минем өчен гаиләгә әйләнде. Минем өчен генә түгел. Күпләр минем белән килешердер. “Ярдәм”не мин мозаика итеп күз алдына китерәм. Чөнки мозаика вак-вак кисәкләрдән җыела. Нәкъ менә шул кисәкләрдән дустанә, гаилә җанлы, җылы мозаика җыелды да инде”, - диде “Ярдәм”дә “Бер-беребезгә булышыйк” проекты буенча РФ Президенты гранты һәм фондның үз чыганаклары хисабына оештырылган беренче төркем катнашындагы курслар тәмамланганда Санкт-Петербургтан Артем Миронов. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Нәкъ менә “Ярдәм”гә килгәч, гаилә җылысына тиенү мәсьәләсе бу очрашуда берничә тапкыр күтәрелде. 

Укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова хәбәр иткәнчә, дөньяда игелек кылудан да күркәмрәк хис юк. “Шунлыктан  курсларыбызның шигаре итеп без “Бер тамчы игелек зур мөмкинлекләр бирә” дигән гыйбарәне алдык”, - диде ул.

Ике атна дәвамында Ульяновскидан, Чабаксардан, Кемеровово өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан һәм Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән килгән кешеләр белем дә алды, спорт белән дә шөгыльләнде, психологлардан, юристтан консультацияләр дә алды – үз-үзләре турында фикерләре уңай якка үзгәрде, үз-үзләренә ышанычлары артты һәм бер-берсенә терәк булды.

Сергей Колесников курсларга әбисе Валентина белән килде. Ул авырлык белән, култык таякларына таянып йөри. Валентина Кузнецова сүзләренчә, проектның эчтәлеге исеме белән бик тә туры килә. Сергей курсларны зарыгып көтеп тора, гел искә төшерә. Көзге бакча эшләреннән соң әбисе арып китүгә карамастан, бу юлы да алар курсларга килергә булган.

Санкт-Петербургтан Гөлинә Каюмова курсларга коляскадагы улы Исламны икенче тапкыр алып килә. Аның фикеренчә, биредә барасын да тигез күрәләр. Гөлинә Каюмова Мәликә ханым Гыйльметдиновага тапшырган Рәхмәт хатында тернәкләнү узучылар “мәрхәмәтлелек һәм кайгыртучанлык, чиксез мәхәббәт һәм үзләренең эчке дөньясындагы мөмкинлекләрне барлап, тагын да зур уңышларга ирешергә мөмкинлек биргән өчен” рәхмәт әйтә. Тернәкләнү узучыларның берсе булган Илнур Газизов сүзләренчә, биредә аларга инвалид итеп карамыйлар. “Ярдәм”дәге җылылык һәм кайгыртучанлык аның күңеленә үтеп кергән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана