Алсу битлеләр бәйрәме

09 гыйнвар 2020 ел 11:09
Алсу битлеләр бәйрәме

Кышкы каникул көннәрендә мөселман гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар өчен “Әти, әни һәм мин – тату гаилә” спартакиадасы уздырылды. Кече Пургада гаилә белән ял итү өчен үзәктә уздырылган чарага Ямурза кебек ерак авыллардан да, Әгерҗенең үзеннән дә, хәтта Удмуртиядән дә – 200гә якын мөселман кардәшләр җыелган иде.

Чара башланганчы ук бирегә таралган пылау һәм шашлык исләре, балаларның шатлыклы гөрелтесе бу очрашу-ял итүнең югары дәрәҗәдә үтәсенә ишарәли иде. Нәкъ шулай булып чыкты да.

Гаилә белән ял итү үзәгендә урнашкан таулардан тюбингта җилдәй җитез шуып рәхәтләнде инде балалар. Таганнар яныннан да сабыйлар өзелеп тормады. Качелиларда да “мин космоска очам” дия-дия атындылар балалар. Ишәккә атланып йөрү дә балаларга бик ошады. Малайлар, әлбәттә, футбол уйнады.

–             Безнең команда ике тапкыр ничьяга уйнады, ә өченчесендә 2:1 исәбе белән җиңдек. Кар өстендә футбол уйнау аеруча күңелле икән, – диде Мөхәммәт Кенджаев.

Балаларга иң ошаганы: атка атланып йөрү иде. Шунысы гаҗәп: атка атланып йөрүдә малайлар гына түгел, кызлар да зур активлык күрсәтте. Алсу битле, шатлыктан йөзләре балкыган кыз һәм малайлар өчен бу сөенеч гомергә истә калырлык булгандыр.

Ыстанда капчык белән сугыш ярышында малайлар көч сынашты.

–             Мин абыем белән көч сыныштым, тик бирешмәдем. Үзем дә абый мин хәзер, Мәрьям сеңелем дә бар, – диде дүрт яшьлек Сөләйман Гыйззәтуллин әнисенең кулындагы бер айлык Мәрьямне күрсәтеп.

Бәйрәмнең гадәти булмаганлыгын үзәк янындагы иркен мәйданда күңелле кыңгырау тавышы да төшендереп торды. Чанага җигелгән атта балаларны җилдерткәндә яңгырап торды ул.

– Мин бирегә өч кызым, өч киявем, дүрт оныгым белән килдем. Шәһәрдә үсүче оныкларым беренче тапкыр ат чанасына утырдылар. Сөенечләренең иге-чиге юк. Мондый күңелле ял оештыручыларга Аллаһының рәхмәте яусын. Оныкларга сөенеч, безгә балачак хатирәләрен барлау мөмкинчелеге булды, – диде Зирәк Хикмәтуллина.

Балалар өчен генә түгел, әти-әниләре өчен дә күңелле ярышлар, уеннар, бәйгеләр оештырылды бәйрәмдә. Ир-егетләр пневматик винтовкадан төз ату кебек ярышта катнашса, хатын-кызлар шар кабарту, үзенчәлекле волейбол, балаларны тюбингка утыртып тиз йөгерү, төрле эстафета ярышларында катнаштылар.

–             Район имам-мөхтәсибе Габделкәрм хәзрәт бик күркәм бәйрәм оештырган. Бик уңдык яшь хәзрәтебездән. Дини бәйрәмнәрдә, каникул вакытларында балалар өчен дә күңел ачу чараларын югары дәрәҗәдә уздыра, – диде оныгын ияртеп килгән Рәшит Абдуллин.

Уеннар, ярышлар, бәйгеләр генә түгел, бергәләп чәй эчү, пылау һәм шашлык белән сыйлану, өйлә һәм икенде намазлары уку, күңелле аралашу белән көн үткәне сизелмәде дә. Гаиләләрнең иң активлары: Әгерҗедән Хәмитовлар, Нуретдиновлар, Сәхипкәрәмовлар, Ямурзадан Сәхиповлар, Чишмәдән Корбановлар активлыклары өчен дипломга лаек булдылар.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.  Автор фотолары 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Сурәт - 47
Сурәт - 48
Сурәт - 49
Сурәт - 50
Сурәт - 51
Сурәт - 52
Сурәт - 53
Сурәт - 54
Сурәт - 55
Сурәт - 56
Сурәт - 57
Сурәт - 58
Сурәт - 59
Сурәт - 60
Сурәт - 61
Сурәт - 62
Сурәт - 63
Сурәт - 64
Сурәт - 65
Сурәт - 66
Сурәт - 67
Сурәт - 68
Сурәт - 69
Сурәт - 70
Сурәт - 71
Сурәт - 72
Сурәт - 73
Сурәт - 74
Сурәт - 75
Сурәт - 76
Сурәт - 77
Сурәт - 78
Сурәт - 79
Сурәт - 80
Сурәт - 81
Сурәт - 82
Сурәт - 83
Сурәт - 84
Сурәт - 85
Сурәт - 86
Сурәт - 87
Сурәт - 88
Сурәт - 89
Сурәт - 90
Сурәт - 91
Сурәт - 92
Сурәт - 93
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана