Сосна авылы мәчетенә 20 ел тулды

07 февраль 2020 ел 09:39
Сосна авылы мәчетенә 20 ел тулды

6 февраль көнне Балтач районы Сосна авылы халкы зур бәйрәмгә – мәчет ачылуга 20 ел тулу уңаена багышланган чарага җыелды. Аларның шатлыкларын уртаклашырга Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Фәиз улы Мифтахов, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидәел улы Гайнетдинов, мәчет исемен йөртүче Мазһар мулланың улы академик Әхмәд әфәнде Мазһаров, районыбыз имамнары һәм абыстайлары, авыл халкы, кунаклар катнашты.

1999 елда Сосналыларның дистә еллар буе күңелләрендә йөрткән хыялы чынга ашты – авылда яңа төзелгән мәчет ишекләрен ачты. Күптән көтелгән бәйрәм иде бу авыл халкы өчен.

Чара изге Коръән аятьләре уку белән башланып китте һәм Сосна авылы мәчетенә йөрүче балаларның чыгышлары белән үрелеп барды.

Шулай ук әлеге чара вакытында Сосна авылы мәчетен төзүдә, яңартуда өлеш керткән эшмәкәрләрне, шушы Сосна авылы мәчетендә имам булып торган имамнарны бүләкләү дә булды.

Бирегә килеп авыл халкы Аллаһы Тәгаләдән тән сәламәтлеге, бәхет-шатлык, тәүфикъ-һидәят һәм озын гомер сорыйлар. Бәйрәмгә килгән кунакларыбызның да бүген күңелләре шат, теләкләре бер. Авыл халкы мондый бәйрәмнәрдә бик еш катнаша, чөнки мондый мөхтәрәм бәйрәмнәрне биредә Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт тарафыннан әледән-әле оештырылып тора. Авыл халкы да аңа олы рәхмәтен белдерә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана