Чаллыда "Ислам. Беренче адымнар" проектының икенче дәресе узды

17 февраль 2020 ел 09:13
Чаллыда "Ислам. Беренче адымнар" проектының икенче дәресе  узды

15 февраль көнне "Нур-Ихлас" мәчетендә "Ислам. Беренче адымнар" проектының икенче дәресе булып узды. Аның дәвамында мөгалимнәр шәкертләргә тәхарәт алу һәм гөсел коену кагыйдаләрен өйрәтеп үттеләр. Алдагы дәресләрдә проектта катнашулчылар намаз уку, ураза тоту кагыйдаләре, гакыйдә һәм сира нигезләре буенча белем алачаклар.

Әлеге проект Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2018 ел башынан үткәрелә башлады һәм күпләгән кешеләр өчен нибары 5 дәрес эчендә динебез нигезләрен өйрәнүгә яхшы мөмкинлек булып тора. Чаллы шәһәрендә бу елны “Ислам. Беренче адымнар” проекты буенча дәресләр 8 февраль көнне башланды. Алар 5 атна дәвамында һәр шимбә “Нур-Ихлас” мәчетендә сәгать 9:00 да уздырылалар. Дәресләрне шәһәребез мәчетләре имамнары алып бара.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана