Буа мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы узды

27 июль 2020 ел 15:07
Буа мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы узды

23 июль көнне Буа мәдрәсәсендә авыл һәм район имамнары җыелышы булып узды. Җыелышны имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт ачып җибәрде. Ул имамнарга Корбан гаете көненә кагылышлы мәсьәләләрне аңлатты, гает намазын уку вакытын җиткерде. Җыелыш рамазан аеның видеожурналын карау белән башланып китте. Аннан Илмир хәзрәт имамнарга шәһадәтнәмәләр өләште, аларның уңышлы хезмәт итүләрен теләде.

Фәһим хәзрәт Сөләйманов зиратларның торышы һәм аларны тәртипкә китерергә кирәклеге турында сөйләде.

Мөхтәсибәтнең матбугат хезмәте бүлеген җитәкләгән 8-нче мәчет имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин: “Авыл мәчетләрендә булган һәрбер чарагызны безгә җиткереп торыгыз”, – диде.

Имамнарга Буа мөхтәсибәте тарафыннан әзерләнгән август ае өчен намаз вакытлары өләшенде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана