Чистай мөхтәсибәтендә олылар һәм балалар өчен Мәүлид ән-Нәби узды

09 ноябрь 2020 ел 10:43
Чистай мөхтәсибәтендә олылар һәм балалар өчен Мәүлид ән-Нәби узды

Кичә, рабигыль-әүвәл аеның 22-нче көнендә (8-нче ноябрьдә), Чистай районы Каргалы авылы мәчетендә Мәүлид ашы узды. Әлеге чара мәхәллә халкы һәм мәчет каршындагы курсларга йөрүче дин кардәшләребез катнашында пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ дөньяга килгән ай хөрмәтенә үткәрелде.

Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов Мәүлид бәйрәменә килүчеләрне мөбарәк ай белән тәбрикләде һәм вәгазь сөйләде. Аннары җыелган халык катнашында Пәйгамбәребезгә ﷺ салаватлар әйтелде һәм мөнәҗәтләр башкарылды. Бәйрәм табын янында дәвам итте. 

Мәүлид ән-Нәби дустанә, җылы мохиттә үтте. Мәүлид бәйрәменә җыелучылар мәҗлесне оештыруда зур көч куйган һәм кунакчыллык күрсәткән Илшат хәзрәт Гафиятуллинга зур рәхмәтләрен җиткерде.

Чистай шәһәренең “Нур” мәчетендә балалар өчен Мәүлид ән-Нәби узды. Балалар матур киенеп, шигырьләрен өйрәнеп, аеруча күтәренке кәеф белән мәчеткә килделәр. Аларны укытучылары Рәйсә апа Мөхлисуллина һәм район имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов каршы алды, ул беренче булып чараны ачып җибәрде. Мөхәммәд хәзрәт дин гыйлеменең иң хакыйкый зур гыйлем икәне турында ассызыклап үтте. Балаларга, ата-аналарга шул гыйлемнең фазыйләтен аңлап, кызыксынып дәресләргә йөргән өчен, Рәйсә ханымга җанын биреп үз эшен башкарган өчен олы рәхмәтен белдерде. Чарада 20-гә якын бала катнашты.

Шуннан соң балалар чыгыш ясады: шигырьләр сөйләделәр, мөнәҗәтләр укыдылар, Пәйгамбәребезгә ﷺ багышлап салаватлар әйттеләр, әти-әниләре белән Г.Тукайнын “Туган тел” җырын башкардылар. Соңыннан Рәйсә апа балаларга бүләк итеп намазлык белән тәсбих тапшырды. Сабыйлар бик сөенделәр, бу бәйрәм барчасының күңеленә бик хуш килде. Әти-әниләр Рәйсә апага чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана