Түбән Наратбаш авылында чаңгы ярышы узды

22 март 2021 ел 17:03
Түбән Наратбаш авылында чаңгы ярышы узды

20 март көнне Буа районы Түбән Наратбаш авылында чаңгы ярышы булып узды. Рөстәм кызы Римма нәфел корбаны чалдырып, авылдашларын сыйларга нияте барлыгын белдерде. Мәчет картлары, иганәчеләребез белән бергә җирле үзидарә җитәкчесе, мәктәп директоры белән киңәшеп, чаңгы ярышлары үткәрергә, аннары авыл халкын корбан итеннән пешерелгән пылау белән сыйларга ният кылдык. Чаңгы ярышларын 3 яшь категориясенә бүлеп үткәрдек: укучы балалар; авыл яшьләре; 60 яшьтән узганнар.

Пылауны Рәшит улы Ирек пешерде, чаңгы юлын Кадыйров Фәнис салып бирде, БУЭООС ярдәме белән урам, мәчет яны hәм ярыш уза торган мәйданчыклар кардан чистартылды. Иганәчеләр Кадыйров Фәнил, Кадыйров Фәнис, Фәхретдинов Әсрар, Зәйнуллин Рафаил, Хәйруллин Рәшит, Ягъфәров Илсур, Ягъфәров Илгиз, Сәлахов Илдар җиңүчеләрне бүләкләү hәм табынны әзерләү өчен матди ярдәм күрсәттеләр. Вакыйгаларны авылдашыбыз Низамова Нурдания фотоларга һәм видео - тасмаларга төшереп барды. Физкультура укытучысы Хәйретдинов Рафаэль ярышның баш хөкемдары иде. Табынны авылыбызның Коръән укырга йөрүче хатын-кызларыбыз әзерләде.
Ярышка катнашырга теләк белдерүчеләр шактый күп җыелды.

Ярыш Аллаhы Тәгаләне, Раббыбызны зикер итү белән hәм Коръән сүрәләре уку белән башланды.

Укучы кызлар арасында урыннар түбәдәгечә бүленде:
1. Хәйруллина Алинә.
2.Әхмәрова Рамилә.
3.Гафиятуллина Сылу.

Укучы ир балалар арасында:
1.Кадыйров Раян hәм Хәйруллин Риназ
2.Әхәтов Илнур
3. Касыймов Айнур

Яшьләр ир-атлар арасында
1. Гарипов Раиф
2. Мозаффаров Алмаз
3. Ягъфәров Илгиз


Хатын-кызлар арасында
1. Хәйруллина Алинә,
Хәйретдинова Ландыш
2. Хәйретдинова Гөлсирә
3. Ягъфәрова Раилә


60 яшь hәм өлкәнрәклэр арасында ир-атлар
1. Шакиров Гаделҗан
2. Шәфигуллин Фәнис
3. Хәсәнов Наил,
Нәфыйков Рәшит.

60 яшьтән узган хатын-кызлар арасында җинүчеләр
1.Баһаветдинова Дөлфидә
2. Хәсәнова Рәзинә
3. Нәҗмиева Сәвия hәм Фәхретдинова Гөлүзә

Барлык призлы урынны алучыларга hәм ярышта катнашучыларга мәчет ашханәсендэ бүләкләр тапшырылды. Соңыннан барлык катнашучылар hәм җанатарлар бергәләшеп пылау ашадылар hәм өстәлгә куелган тәмле ризыклар белән чәй эчтеләр. Соңыннан корбан кабул булсын! - дип теләкләр теләнде.

Ярышлар Туган телләр hәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелде. Пәйгамбәребезнең хәдисендә "Чын мөселман кешесе рухының hәм тәненең сәламәтлеген даими кайгыртып торырга тиеш" диелә.

Изге шәгъбан аенда эшләгэн изге гамәлләребезне Аллahы Раббыбыз кабуллардан кылсын. Әмин!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана