Бөгелмә мөхтәсибәте "Татарча диктант" акциясенә йомгак ясады

18 октябрь 2021 ел 09:04
Бөгелмә мөхтәсибәте "Татарча диктант" акциясенә йомгак ясады

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәтендә "Татарча диктант" Бөтендөнья акциясенә йомгак ясадылар. Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә бәйге призерларын бүләкләү тантанасы узды. Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, "Татарча диктант" 10 сентябрь көнне Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә җомга намазыннан соң ТР "Татар халкының милли йөзен саклау" дәүләт программасы кысаларында үткән иде.

Мәгълүм булганча, быел акциядә катнашучылар диктантны танылган татар язучысы, фольклорчы Гомәр Бәшировның "Чишмә җыры ничек моң булды?" әсәре буенча яздылар. Акциядә, татар телен ни дәрәҗәдә белүенә карамастан, теләгән һәр кеше катнаша алды. Алар барысы да татар телендә диктантны  яхшы яздылар.

Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1нче урында - Кадрия Җиһангәрәева;
2нче урында - Камил Вәлиев;
3нче урында - Рәмзия Әюпова.

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте "Татарча диктант" акциясендә катнашкан һәр кешегә рәхмәт белдерә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана