7 март көнне Югары Ослан мөхтәсибәтенең "Салихҗан" мәчетендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында мәчетләрдә татар телен өйрәнүче балалар белән күркәм дини чаралар үтте. Әлеге чара балаларга кыска гына вәгазь-нәсыйхәт, тарихи вакыйгалар белән бәйле Шәһре Болгар җирлеге турында презентация - Болгар халкының тормышы, яшәү рәвеше, аларның ислам динен кабул итүләре турында иде. Балалар арасында Коръән сүрәләрен уку бәйгесе һәм "Мин Шәһре Болгар турында нәрсә беләм” темасына викторина уздырылды, һәр җиңүчегә һәм катнашучы балаларга мөхтәсибәт тарафыннан төрле-төрле призлар, бүләкләр тапшырылды. Чаралар җәмәгать белән өйлә намазын укып, тәмле чәйләр белән тамамланды.
Югары Ослан мөхтәсибәтендә 1100 еллык уңаеннан Коръән бәйгесе һәм викторина үтте
09 март 2022 ел 16:22
Соңгы яңалыклар
Апанай мәчете каршындагы онлайн мәдрәсәдә Коръәнне өйрәнгән укучыларга сертификатлар бирелде
02 октябрь 2023 ел 12:03
Әлки мөхтәсибәте мохтаҗларга һәм махсус хәрби операция зонасына гошер сәдакасы озатты
19 сентябрь 2023 ел 16:16
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы