Чүпрәледә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары башланды

21 июнь 2022 ел 11:29
Чүпрәледә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары башланды

Яңа Чүпрәле авылы мәчете каршында бүгеннән, 21 июньнән балалар өчен “Мәрҗән” тәрбия үзәге эшли башлады. Үзәктәге ял вакыты 10 көнгә сузылачак.

Әйтергә кирәк, мондый төрдәге мөселман балалары өчен үзәкнең районда эшли башлавы өченче тапкыр оештырыла. Үткән елларда ул коронавирус авыруы аркасында туктатылып торды. Биредә быел төрле яшьтәге 40лап бала ял итә.

“Мәрҗән” балалар тәрбия үзәгендә балаларга уен рәвешендә пәйгамбәрләребез тарихы, әдәп-әхлак дәресләре: ашау-эчү әдәпләре, бәдрәфкә керү-чыгу, тәһарәт алу, шулай ук, дин нигезләре, гарәп хәрефләре, сүрәләр, намаз уку тәртипләре өйрәтелә.

Мөгаллимәләр Энҗия ханым Шәрәфетдинова, Җәүһәрия Якупова, Наймә Ханбикова балаларга гаилә кыйммәтләре, ата-ана хакы, мөселман кардәшлеге турында вәгазьләр сөйлиләр.

Укулар көннең беренче яртысында 3 дәрес дәвамында алып барыла. Үзәктәге ял вакыты исә иртәнге 8.30дан башлана, 15 сәгатькә кадәр дәвам итә.

Районның имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов белдерүенчә, балалар өч мәртәбә “Амарант” кафесы пешекчеләре әзерләгән ризыклар белән туклана, дәресләрдән соң уен-бәйгеләр, викторина, спорт чараларында катнаша, экскурсияләргә йөриләр. Болар барысы да бушлай, әлбәттә.

Биредә ял итүче балаларның канәгать булулары күзләреннән күренә. Алар арасында үзәккә беренче тапкыр килүчеләр, инде башланганнан бирле йөрүчеләр дә бар.

“Иман иңгән бала җәмгыятьтә югалып калмый, үз урынын таба, башкаларга ярдәмчел, мәртәбәле була. Үзәкнең бурычы булып үз ана телен сөйгән, гореф-гадәтләрне, динебезне хөрмәтләгән балалар тәрбияләү тора”, – ди мөхтәсиб.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана