Җәй табигатьнең иң матур, иң бай вакыты. Балалар өчен бигрәк тә! Бу кояшлы, җиләк-җимешле, чәчәкле, хуш исле, күңелгә ямь өстәүче ел фасылында балаларның каникул вакыты да.
Шушы каникул вакытында сабыйлар күңелләренә иман нуры өстәр өчен Мөслим мәчете имам-хатыйбы Әнәс хәзрәт һәм битараф булмаган авылдашлар тарафыннан балалар өчен күңелле бәйрәм оештырылды.
Бәйрәм мәчеттә узды. Төрле уеннар, мастер-класслар, мәчетнең тәэсире, дини сабаклар сабыйларга хуш килде. Соңыннан тәм-томнар белән чәй эчеп тәмамладылар.
Барчагызга да Аллаһның рәхмәте яусын! Бу эшләр дәвамлы булсын иде, ин шә Аллаһ.