Актанышта районкүләм ифтар узды

13 апрель 2023 ел 18:38
Актанышта районкүләм ифтар узды

Районкүләм ифтар мәҗлесләрен «Батыр» спорткомплексында уздыру матур традициягә әверелде. Ифтар мәҗлесе нигездә 500гә якын кешегә атап әзерләнә. 11нче апрельдә узган күркәм чарада да шуның кадәр кеше катнашты.

Районкүләм мәҗлескә олы яшьтәге кардәшләребез дә, урта яшьтәгеләр дә, яшьләр дә бердәй җыелды. Ислам диненең биш баганасының берсе булган – ураза тотучы, Аллаһының барлыгына, берлегенә иман китергән райондашларыбыз елдан-ел арта бара. Спорткомплекс каршындагы мәйдан машиналар белән тулы. Өлкән апа-абыйларны авыл җирлеге башлыклары үзләре алып килгән. Ә Актанышның 57нче һәм РТС бистәләрендә яшәүче дин кардәшләребез өчен махсус автобуслар билгеләп куелган иде. Мөселманча киенгән түбәтәйле ир-егетләр, яулык япкан хатын-кызларыбыз бер-берләрен сәламләп залга уздылар. Ифтар мәҗлесендә Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповның һәм Татарстан Диния нәзарәтеннән вәкилләр булу икеләтә күркәмлек өстәде. Җыелган җәмәгать белән бергәләп авыз ачуга кадәр ахшам намазы укылды.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин һәм Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров ифтар мәҗлесендә катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде. Дин әһелләре ураза тотуның фазыйләтләре турында сөйләде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана