Казанда II Республикакүләм студентлар конференциясе узачак

01 апрель 2024 ел 11:40
Казанда II Республикакүләм студентлар конференциясе узачак

23нче май көнне Россия ислам институтында “Хәзерге Россия мөселман яшьләренең бердәмлекне саклауда һәм патриотизмны ныгытуда роле” дип исемләнгән II Республикакүләм студентлар фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Бу фәнни чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм фонды белән берлектә оештыра.

Конференциядә Татарстан Республикасы югары уку йортлары, көллиятләр һәм мәдрәсә студентлары катнашачак. Конференция төрле секцияләр кысаларында алып барылачак:

  1. Россиядә ислам дин гыйлеме һәм теология: тарих һәм хәзерге заман.
  2. Яшь галимнәр күзлегеннән теологик белем.
  3. Туган тел.
  4. Туган тел әдәбияты.
  5. Дини киңлектә чит телләр һәм мәдәниятләр.
  6. Хәзерге җәмгыятьтә Медиа һәм реклама процесслары: өйрәнүгә карашлар, үсеш, перспективалар.

Конференция өч этапта узачак:

  • 2024нче елның 10нчы маена кадәр чыгышлар өчен темалар кабул ителә;
  • 2024нче елның 17нче маена кадәр материаллар электрон форматта кабул ителә (Кушымтада китерелгән форматта 3 биткә кадәр мәкаләләр).
  • 2024нче елның 23нче маенда конференция үткәрү ниятләнә. Фәнни чарадан соң иң яхшы мәкаләләр җыентыгы басылып чыгачак.

Чыгыш темаларын һәм мәкалә текстларын түбәндәге электрон почтага җибәрүегезне сорыйбыз: zakrafis@mail.ru.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана