Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе Бөтендөнья ислам галимнәре саммитында катнаша

13 май 2024 ел 11:06
Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе Бөтендөнья ислам галимнәре саммитында катнаша

Бүген, Зөлкагъдә аеның 5нче көнендә (13нче майда), Истанбулда Ислам галимнәренең Бөтендөнья консультатив саммиты ачылды. Төркия Республикасының Дин эшләре идарәсе башлыгы доктор Али Эрбаш чакыруы буенча әлеге чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән мөфтиятнең Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе, Евразия ислам шурасында фәтвалар буенча рәис урынбасары, шәригать фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев катнаша. Чараның рәсми өлешендә кунакларны Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган сәламләде.

Җыелыш ислам дөньясының мөһим мәсьәләләре буенча фикер алышу һәм аларны хәл итү юлларын эзләү өчен оештырылган. Оештыручылар ассызыклаганча, Ислам галимнәренең бурычларының берсе – кешелеккә һәм өммәт бердәмлегенә янаган куркынычларны читләтеп үтү буенча мөмкин булган стратегияләрне карау.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана