«ДУМ РТ Хаҗ»дан гаилә юлламаларына сертификатлар әзер! Аларны Болгар җыенында гаиләле парлар арасында уйнатачаклар

16 май 2024 ел 20:01
«ДУМ РТ Хаҗ»дан гаилә юлламаларына сертификатлар әзер! Аларны Болгар җыенында гаиләле парлар арасында уйнатачаклар

Нәзарәт барлык дин кардәшләребезне Татарстан мөселманнары тормышындагы иң мөһим вакыйгаларның берсенә – 19 майда узачак Изге Болгар җыена чакыра. Идел буе Болгарстаны тарафыннан рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү көненә багышланган чарада һәр мөселман үз күңеленә ошаганны таба алачак. Искәртеп узабыз, быел Болгар җыенының дини өлеше көчәйтелде: тәүге тапкыр җәмәгать белән тәүбә кылу Болгар җыенының төп, кульминацион өлеше булачак. Шулай ук изге җирләргә хаҗ кылырга хыялланган һәр мөселманга Изге Болгар җыенында юллама оту мөмкинлеге тудырыла. Алай гына түгел, юллама отучылар хаҗны хәләл җефете белән бергәләп кыла алачак: гаиләле парлар арасында изге урыннарга юллама уйнату кагыйдәләре моны эшләргә мөмкинлек бирә. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең әлеге чаралары белән түбәндә танышырга мөмкин.

Тәүбә кылу чарасы Кече манара янында якынча 9:30 сәгатьтә уза. Аны күп еллар дәвамында оештыручы, Россиянең Үзәк өлеше мөфтияте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин алып барачак. Баш мөфти мөселманнарга ихластан тәүбә кылырга һәм Аллаһтан гөнаһларын гафу итүне сорап дога кылырга чакырып мөрәҗәгать итәчәк. Анда Татарстан Мөфтие һәм мөхтәсибләре, Татарстан Диния Нәзарәтенең һәм Россиянең Үзәк Диния Нәзарәтенең барлык имамнары, шәкертләр, Халыкара «KazanForum» икътисади форумы кунаклары, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучылар һәм барлык теләүчеләр катнашачак.

Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында гаиләле парлар арасында хаҗга 6 юллама уйнату Изге Болгар җыенының тагын бер бизәге булып торачак. Юлламалар өйлә намазыннан соң (якынча сәг. 12:30-13:30-дә) Истәлек билгесе янындагы сәхнәдә уйнатылачак һәм гаилә парлары арасында 2 этапта узачак. Гаилә парларының икесенең дә Изге Болгар җыенында катнашуы шарт итеп куела. Акция мөселман җәмәгатьчелеге игътибарын гаилә кыйммәтләренә юнәлтергә, аларны популярлаштырырга, Татарстан мөселманнары тормышындагы төп вакыйгаларның берсенә бергә килгән гаилә парларына хөрмәт күрсәтергә, шулай ук мөселманнарда киләчәктә гаилә кору һәм ир-хатыннарда үзара җылы мөнәсәбәтләрне ныгыту теләген көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Юлламаларны уйнатуда катнашу өчен, гаилә парларына 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Диния Нәзарәте өстәленә килеп теркәлергә кирәк булачак. Оештыручы өстәле Истәлек билгесе янындагы мәйданга керү юлындагы металл рамкалардан соң ук урнашачак. Теркәлүчеләр оештыручыга рәсми никахны раслаучы ЗАГС штампы (мөһере) сугылган РФ гражданнары паспортларын күрсәтергә тиеш. Теркәлү узганнан соң, гаилә парына юллама уйнатуда катнашу хокукы бирә торган билет тапшырылачак.

Беренче этапта, оештыручы, бүләк уйнатуда җиңүчеләрне билгеләү өчен, сәхнәдә барабанны әйләндерәчәк һәм аннан бер-бер артлы уникаль номерлар язылган очраклы 15 билетны алачак. 15 сайлап алынган гаиләгә бүләккә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортыннан китаплар җыелмасы тапшырылачак. Әгәр дә жирәбә нәтиҗәсе игълан ителгән вакытта җиңүчеләр 1 минут эчендә үзләрен күрсәтмәсә һәм сәхнәгә чыкмаса, оештыручы нәтиҗәне юкка чыгарачак һәм бүләк яңадан уйнатылачак. 

Икенче этап 1 нче этапның 15 җиңүчесе арасында узачак: оештыручы, барабанны әйләндереп, аннан бер-бер артлы уникаль номерлы очраклы 3 билетны алачак. 3 җиңүче гаилә парына 2025 елда «Комфорт» программасы буенча 2 шәр кешелек хаҗга юллама алу өчен 3 сертификат тапшырылачак.

Болгар җыенында шулай ук хәләл ярминкә уздыру, «Хозур» нәшрият йортында басылган китаплар сату, яулык бәйләү һәм чалма чалу белән бәйле чараларны оештыру күздә тотыла.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана