Татарстан Мөфтие “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы эшендә катнашты

16 май 2024 ел 14:04
Татарстан Мөфтие “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы эшендә катнашты

Бүген, Зөлкагъдә аеның 8 нче көнендә (16 майда), Казан шәһәрендә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең Халыкара конференциясе узды. Чараның төп темасы “Россия – Ислам дөньясы: гадел күпкырлы дөнья корылышы һәм имин үсеш” дип аталды. Төркем утырышы “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” 2024 Халыкара икътисади форумы кысаларында уздырылды.

Җыелышта “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме рәисе, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үтте. Россиядән шәрәфле кунаклар арасында – Мәскәү һәм бөтен Россия Патриархы Кирилл, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Төркмәнстанның Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов, Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Генераль секретаре рәисе Текая Мохамед Сәлах, РФ Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе урынбасары Константин Косачев һәм башка шәрәфле кунаклар катнашты. Халыкара конференциядә шулай ук дин эшлеклеләре – Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселманнары Дини җыены җитәкчеләре бар иде. 

“Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышында тиз үзгәрүчән сәяси вәзгыять шартларында Россия Федерациясенең мөселман илләре белән хезмәттәшлегенең яңа мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Шулай ук халыкара көн тәртибендәге көнүзәк мәсьәләләр һәм дөнья аренасындагы таләпләр каралды. Алар гадел күпкырлы дөнья корылышын булдырыр һәм имин үсешне тәэмин итү өчен карарларны килешеп һәм төптән уйлап кабул итүне сорый. 

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисад форумы чаралары 19 майда Изге Болгар җыены белән тәмамланачак. Анда катнашучыларны кызыклы программа көтә. Нәзарәт тәүге тапкыр гаиләле парлар арасында хаҗга 3 юллама уйната (һәр юллама 2 шәр кешелек) һәм җәмәгать белән тәүбә кылу уза. Тәүбә кылу бу елдан Изге Болгар җыенының төп чарасына әйләнәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана