Мөфти Төркиянең Дин эшләре идарәсе Евразия илләре департаменты җитәкчесе белән очрашу үткәрде

16 май 2024 ел 17:56
Мөфти Төркиянең Дин эшләре идарәсе Евразия илләре департаменты җитәкчесе белән очрашу үткәрде

Бүген, Зөлкәгъда аеның 8 нче көнендә (16 май), Төркия Республикасы Дин эшләре идарәсе Евразия илләре департаменты җитәкчесе Салих Гер Татарстан Республикасы Нәзарәтендә булып китте. Хөрмәтле кунакны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кабул итте. Очрашуда шулай ук Казан казые һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбәраков һәм Төркия Республикасының Мәскәүдәге Илчелегенең Дин эшләре бүлеге хезмәткәре Рәис Янгличев катнашты. Очрашу барышында Камил хәзрәтнең Төркия Республикасының Дин эшләре идарәсе рәисе доктор Али Эрбаш белән телефон аша сөйләшүе игътибарга лаек булды.

Чит ил кунагы Салих бәй Казанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнашу өчен килде. ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Салих Гер Россиядә һәм татар халкы мәдәниятендә Ислам тарихы, татар дини мирасы, шулай ук Татарстан мөфтиятенең Ислам мәгарифе, мәгариф, Коръәнне өйрәнү, китап нәшер итү, фәтвалар чыгару, хәйриячелек һәм башка өлкәләрдәге күпсанлы башлангычлары белән танышты. Татарстан мөселманнары тарафыннан Фәләстыйн халкына гуманитар ярдәм күрсәтү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде, Камил хәзрәт бу хакта җентекләп сөйләде.

Мөфти шулай ук Салих бәйгә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Ислам финанслары өлкәсендәге казанышлары турында да бәян итте. Камил хәзрәт 2019 елда  KazanSummitта (ул хәзер Kazanforum Халыкара икътисади форумы дип үзгәртелде), Казандагы Россия ислам институты һәм AAOIFI оешмасы арасында Россиядә бердәнбер булган AAOIFI имтихан үзәген булдыру турында килешү төзелүен хәбәр итте. Бу килешү ислам финанслары өлкәсендә AAOIFI сертификатлы экспертлар әзерләргә мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта Россиядә AAOIFI сертификатлы 11 белгеч бар, аларның җидесе –татарстанлылар, шул исәптән ТР мөселманнары Диния нәзарәте системасы белгечләре.

Бүген шулай ук очрашуда сүз Болгар җыенына һәм Корбан бәйрәменә әзерлек турында да барды.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы чаралары 19 майда Болгарда «Изге Болгар җыены»н уздыру белән тәмамланачак. Җыенга килүчеләрне бай программа көтә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте тәүге тапкыр ирле-хатынлы 3 пар арасында хаҗга 3 юллама (һәр юллама 2 шәр кешелек) уйната һәм җәмәгать белән тәүбә кылу чарасы уза –  ул Болгар җыенының төп, кульминацион өлеше булачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана