Нәзарәт 4 яңа ислам финанс продуктын хуплады

16 май 2024 ел 19:32
Нәзарәт 4 яңа ислам финанс продуктын хуплады

Бүген, Зөлкагъдә аеның 8 нче көнендә (16 майда), KazanForum-2024 мәйданчыгында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы тарафыннан дүрт финанс продуктының шәригать стандартларына туры килүе турындагы карарларын өч оешма вәкилләренә тапшырды: «ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды», «Татарстан Республикасы Төбәк лизинг компаниясе» АҖ һәм «Металлинвестбанк».

Нәзарәт, тәкъдим ителгән документлар җыелмасы белән танышып һәм аларны өйрәнеп, әлеге продуктларны ислам хокукы кануннары нигезендә рөхсәт ителгән дип тапты. Продуктларны ныклап өйрәнгәннән соң, алар шәригать принципларына туры килә дип табылды.

Шулай итеп, хәләл финанс хезмәтләре базарында яңа продуктлар барлыкка килде: «ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды»ннан «Иджара – Развитие производства», «Мурабаха – Содействие», «Татарстан Республикасы Төбәк лизинг компаниясе»ннән «Исламский лизинг», «Металлинвестбанк»тан «Исламский счет» финанс продукты.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әлеге финанс продуктларының ныклап эшләвен тәэмин итү өчен ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать белгечләре арасыннан шәригать контролерлары билгеләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана