Нәзарәттә РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов булып китте

17 май 2024 ел 13:43
Нәзарәттә РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов булып китте

Бүген, Зөлкагъдә аеның 9 нчы көнендә (17 майда), Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте резиденциясендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов белән очрашты. Очрашуда шулай ук РФ Президентының Эчке сәясәт идарәсе дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты җитәкчесе Евгений Еремин, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар катнашты.

Мөфти Камил хәзрәт могтәбәр кунаклар өчен Галиев мәчетендә экскурсия үткәрде һәм тарихи бинада төзекләндерү эшләре, мәчетнең үзенчәлекле архитектурасы, аның танылган төзүчеләре һәм күренекле имамнары турында сөйләде. Аннары кунаклар “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә керде, анда белем бирү барышы, шәкертләрнең белем алу шартлары, уку йортының матди-техник базасы белән танышты. Кунаклар шулай ук уку сыйныфларын, ашханә, лингафон һәм компьютер кабинетларын карады, Коръән буенча имтихан тапшырган шәкертләр белән аралашты.

Аннары Мөфти Татарстан Диния нәзарәте проектларын тәкъдим итте һәм Коръән белеме, ислам мәгарифе, нәшрият эшчәнлеге һәм хәйрия өлкәсе буенча алып барылган өстенлекле юнәлешләр турында сөйләп узды. РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Казанда булганда алган тәэсирләре белән уртаклашты һәм җылы теләкләрен җиткерде, Татарстан мөфтияте эшчәнлеген уңай бәяләде. Очрашу истәлеге итеп Мөфти хәзрәт кунакларга Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты китапларын бүләк итте.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы чаралары 19 майда Болгарда «Изге Болгар җыены»н уздыру белән тәмамланачак. Җыенга килүчеләрне бай программа көтә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте тәүге тапкыр ирле-хатынлы 3 пар арасында хаҗга 3 юллама (һәр юллама 2 шәр кешелек) уйната һәм җәмәгать белән тәүбә кылу чарасы уза –  ул Болгар җыенының төп, кульминацион өлеше булачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана