KazanForum-ның пленар утырышында беренче тапкыр Казан кулъязма Мүсхәфеннән (Коръәннән) аятьләр күрсәтелде

17 май 2024 ел 17:16
KazanForum-ның пленар утырышында беренче тапкыр Казан кулъязма Мүсхәфеннән (Коръәннән) аятьләр күрсәтелде

Бүген, Зөлкагъдә аеның 9 нчы көнендә (17 май), Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумының пленар утырышы узды. Югары җыелышны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ачып җибәрде. Ул «Фәтх» ("Җиңү") сүрәсенең 1-3 аятьләрен ун кыйраәт буенча укыды. Шунысы игътибарга лаек: хәзрәт аятьләрне укыган вакытта утырышта катнашучыларга тәүге тапкыр бу аятьләрне Казан кулъязма Мүсхәфнең (Коръәннең) битләреннән күрсәттеләр. Кулъязма Коръән, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан, 2022 языла башлаган иде. Бүгенге көнгә 30 җүзнең 20 се инде язылган. Сәхнәдән билгеләп үтелгәнчә, «бу башлангыч Россиянең ислам дөньясының зур өлеше булуын күрсәтә: моны бай дини мирас һәм уникаль фәнни мәктәпләр, шул исәптән каллиграфик мәктәпләр раслый”.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы чаралары 19 майда Болгарда «Изге Болгар җыены»н уздыру белән тәмамланачак. Җыенга килүчеләрне бай программа көтә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте тәүге тапкыр ирле-хатынлы 3 пар арасында хаҗга 3 юллама (һәр юллама 2 шәр кешелек) уйната һәм җәмәгать белән тәүбә кылу чарасы уза –  ул Болгар җыенының төп, кульминацион өлеше булачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана