Камил хәзрәт Рәиснең Иран Республикасы Тышкы эшләр министрының сәяси мәсьәләләр буенча урынбасары белән очрашуында катнашты

17 май 2024 ел 17:23
Камил хәзрәт Рәиснең Иран Республикасы Тышкы эшләр министрының сәяси мәсьәләләр буенча урынбасары белән очрашуында катнашты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Республикасы тышкы эшләр министрының сәяси мәсьәләләр буенча урынбасары Али Багери белән очрашты. Әлеге очрашуда шулай ук Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дакатнашты. 

Иран делегациясе “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” XV Халыкара икътисадый форум чараларында катнаша.

“Россия Федерациясе һәм Иран – күптәнге һәм якын партнерлар, безне кискен халыкара проблемаларны хәл итүдә уртак караш берләштерә. Халыкара мөнәсәбәтләрдәге кризис шартларында илләр хезмәттәшлеге аеруча кыйммәт һәм актуаль», – диде Рөстәм Миңнеханов, очрашуны ачып.

Ул искәрткәнчә, безнең дәүләтләр – Россия һәм Иран лидерлары даими диалог, үзара сәфәрләр алып бара.

“Татарстан Россия-Иран багланышларын үстерүгә үз өлешен кертергә тырыша”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе быел февраль аенда Тәһран һәм Исфаганга баруын искәртте. Сәфәр кысаларында Татарстан делегациясен Иран Президенты Эбраһим Рәиси кабул итте.

“Очрашу мөмкинлегенә шатмын. KazanForum көннәрендә тыгыз эш графигы булуга карамастан, очрашуга вакыт тапканыгыз өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә, – диде Иранның тышкы эшләр министрының сәяси мәсьәләләр буенча урынбасары. – Сезнең Иранга беренче сәфәрегез төбәк мөнәсәбәтләрен үстерүдә генә түгел, республика дәрәҗәсендә дә борылыш булды”.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы чаралары 19 майда Болгарда «Изге Болгар җыены»н уздыру белән тәмамланачак. Җыенга килүчеләрне бай программа көтә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте тәүге тапкыр ирле-хатынлы 3 пар арасында хаҗга 3 юллама (һәр юллама 2 шәр кешелек) уйната һәм җәмәгать белән тәүбә кылу чарасы уза –  ул Болгар җыенының төп, кульминацион өлеше булачак.

Фото һәм текст: ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана