Мөселман балалар сабантуена рәхим итегез!

14 июль 2016 ел 09:35
Мөселман балалар сабантуена рәхим итегез!

17 июльдә Балтач районының Борбаш авылында мөселман балалар сабан туе уздырыла. Бу күркәм чара быел тугызынчы тапкыр Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла.

Сабантуй балаларның Коръән һәм догалар укулары, мөнәҗәт әйтүләр, җыр-шигырьләр белән үрелеп барачак. Бәйрәм кысаларында балалар өчен төрле уеннар, ярышлар, рухи кыйммәтләрне барлаучы чаралар оештыру каралган. Монардан тыш,  35, 50, 65 килограммга кадәрге һәм аннан югарырак үлчәү категорияләрендә балалар арасында көрәш бәйгесе булачак.

Башлана сәгать 10да. (Балтач районы. Борбаш авылы)

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы