Бисмилләһир-рахмәнир-рәхииим.
Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.
Хөрмәтле дин кардәшләр!
Бүген мөкатдәс кичләрнең берсе – Ләйләтүл әл-Исра вәл Мигъраҗ төне җитәчәк. Исра һәм Мигъраҗ төне – сөекле Рәсүлебез Мөхәммәднең ﷺ әл-Хәрам мәчетеннән Иерусалимдагы әл-Әкса мәчетенә могҗизалы сәяхәте һәм күкләргә ашуы, пәйгамбәрләр һәм фәрештәләр белән очрашуы, Җәннәтне һәм Җәһәннәмне күрүе һәм Аллаһ белән сөйләшүе ул. Бу сәфәрне Аллаһы Тәгалә Үзенең яраткан илчесе Мөхәммәдкә ﷺ кенә бүләк иткән. Башка пәйгамбәрләрнең берсе дә Аллаһ тарафыннан мондый хөрмәткә лаек булмаган. Бу гаҗәеп төннән соң Аллаһ илчесе ﷺ мөселманнарны без бүген белгәнчә намаз укырга өйрәтте. Пәйгамбәрнең ﷺ рухи һәм физик яктан күккә ашуына ышану мөселманнарның гакыйдәсенең аерылгысыз өлеше булып тора.
Кешеләр гел могҗиза көтә әмма тирә-юньдә булган могҗизаларны: Аллаһы Тәгалә яралткан нәрсәләрнең камиллеген, табигатьнең матурлыгын һәм соклангыч булуын, кешенең дөньяга килүен, яшәвен һәм савыгуын... күрми. Һәм, кызганычка каршы, Җир йөзендә иң бөек могҗизаның – Коръән, ә биш вакыт намазның мөэминнең Аллаһы Тәгаләгә якынаерга мөмкинлек бирә торган мигъраҗы икәнлеген оныталар.
Мөбарәк Исра һәм Мигъраҗ төнендә Аллаһы Тәгаләдән ярдәм күрсәтүен, ярлыкавын һәм үзегезгә карата мәрхәмәтле булуын сорагыз, кыямәт көнендә шәфәгатенә өметләнеп, Пәйгамбәребезгә ﷺ салаватлар әйтегез, Коръән укыгыз, намазларыгызны каза кылыгыз һәм нәфел намазларын укыгыз. Бу төнне догада үткәргән һәркемнең гыйбадәтен Аллаһы Тәгалә кабул итсә иде!
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин