Рамазан алдыннан Нәзарәткә “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбендә укырга 250 гә якын кеше килде

25 гыйнвар 2025 ел 11:45
Рамазан алдыннан Нәзарәткә “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбендә укырга 250 гә якын кеше килде

Бүген, Раҗәб аеның 25 нче көнендә (25 гыйнвар), Нәзарәттә “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбенең 15 нче сезоны ачылды. Курсларның ачылу тантанасы Нәзарәт бинасында узды. Зал шыгрым тулы иде: дәрескә 17-72 яшьлек 250 гә якын кеше килде. Алар кыска вакыт эчендә намаз укырга өйрәнәчәк һәм ислам нигезләренә төшенәчәк.

Алар алдында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова чыгыш ясады. Ул, Аллаһ юлында белем алуның фазыйләтләрен аңлатып, һәркемнең тормышында аны үзгәртүче вакыйгалар булуын билгеләп үтте һәм “Ислам. Беренче адымнар”ның шәкертләр тормышын тулысынча үзгәртүен теләде.

Бүген башланып киткән курслар Рамазан ае алдыннан, исламда беренче адымнарын ясаучы кардәшләребез, изге ай төгәлләнгәнче, намаз укырга өйрәнә алсын өчен махсус оештырылды. Шулай итеп, кыска вакытлы курсларга йөрүчеләр 8 дәрес дәвамында (атнасына бер тапкыр) намаз уку тәртипләрен һәм Ислам нигезләрен үзләштерәчәк.

Ислам нигезләренә Татарстан мөфтиятенең волонтер яшьләр хәрәкәте активы өйрәтәчәк Аерым алганда, шәкертләр госел һәм тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнәчәк; гакыйдәнең асылына төшенәчәк, сира –  Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ тормышы белән танышачак, ураза тәртипләре буенча дәресләр тыңлаячак. Шулай итеп, изге Рамазан аен намазлы булып каршы алырга теләүчеләр өчен зур мөмкинлек тудырыла.

Чараның рәсми өлеше тәмамлану белән, дәресләр башланып китте. Укулар татар һәм рус телләрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым алып барыла. Һәм һәр шимбәдә Казан мәчетләрендә һәм Нәзарәттә иртәнге сәгать тугыздан (09:00) көндезге уникегә (12:00) кадәр оештырыла.

“Ислам. Беренче адымнар”ның унбишенче агымы 15 мартта, Рамазан аеның 15 нче көнендә ифтар мәҗлесе һәм сертификатлар тапшыру белән тәмамлана.

“Ислам. Беренче адымнар” проекты Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018 елда тормышка ашырыла башлады. Кыска вакытлы курслар – ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 3 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә җае булмаганнар өчен махсус оештырыла. Ундүрт сезон дәвамында әлеге курсларда 1550 гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы