Болгар шәһәрендә икенче тапкыр Мөселман яшьләре форумы үткәрелә

12 июль 2016 ел 12:55
Болгар шәһәрендә икенче тапкыр Мөселман яшьләре форумы үткәрелә
16-23 июльдә Болгар шәһәрендә икенче тапкыр Мөселман яшьләре форумы узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгындагы матбугат конференцияндә белдерде. 

Форум чатыр лагеренда узачак.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин быелгы форумның катнашучылар саны буенча аерылып торуын билгеләп узды. Беренче форумда 80 кеше катнашкан, алар арасында Татарстаннан, Башкортостан, Чуашстаннан вәкилләр булган. Икенче форумга 200 кеше килергә теләк белдергән, тик аларның 120 се генә катнашачак. Бу яшь чикләүләре белән бәйле. “Форумда 18-35 яшьтәге кешеләргә катнашырга ярый. Безгә 14-16, 38-40 яшьтәгеләр дә мөрәҗәгать иткән иде, тик аларны кертмәдек. Яшь кысаларын билгеләгәч, ул кагыйдәләргә буйсынырга кирәк инде”, - диде Камил хәзрәт.

“Форумның географиясе дә киңәйде. Быел анда Кырымнан тыш, Ханты-Манси автоном округы, Удмуртия, Пенза, Чиләбе, Мәскәү, Киров өлкәләреннән катнашучылар булачак. Татарстанның барлык районнары колачланган. Былтыр форумны беренче тапкыр уздыру барышында күзәтелгән кимчелекләрне быел исәпкә алып, төзәтеп, оештыру мәсьәләләрен тагын да яхшыртырга теләдек”, - диде Татарстан мөфтие.

Камил хәзрәт форумның ачылыш тантанасы яңа резиденциядә – Галиев мәчетендә узачагын хәбәр итте. “Сюрпризлар күп булачак. Без Мароккодан зур дини тәгълиматчы, Мөхәммәд пәйгамбәр нәселеннән Абдерахим Лакрим килүен көтәбез. Ул былтыр да килгән иде. Ул көн дәвамында вакытын яшьләр белән уздырачак”, - диде ул.

Форумда спорт чаралары, лекцияләр, мастер-класслар, белем бирү курслары, тренинглар үткәреләчәк. Катнашучылар өчен махсус Казан буенча һәм Болгарга экскурсия оештырылачак.

“Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы