Болгарда узачак “II Мөселман яшьләре форумы”нда Сабан туе да булачак

12 июль 2016 ел 13:38
Болгарда узачак “II Мөселман яшьләре форумы”нда Сабан туе да булачак

Быел Болгарда узачак “II Мөселман яшьләре форумы” нда Сабан туе үткәреләчәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр эшләре буенча бүлек башлыгы Айгөл Биктимерова белдерде.

“Форумдагы яшьләр татар халкының милли көнкүреше, традицияләре белән якыннан таныша алачак. Әйтергә кирәк, чит төбәкләрдән килгән яшьләр татар халкы традицияләре белән бик тә кызыксына. Бу максаттан Сабан туе уздырачакбыз”, - диде Айгөл Биктимерова.

Спикер әйтүенчә, икенче форумны Болгарда чатыр лагере территориясендә уздыру яшьләрнең күңеленә бик хуш килгән. “Без моны оештыра алуыбызга бик шатбыз. Әлеге читкә чыгып оештырылган форум – саф һава сулау, изге җирдә рухи, дини азык алу өчен яхшы мөмкинлек. Анда ел дәвамында барлыкка килгән тыгыз элемтәләр көчәя”, - диде ул.

Айгөл Биктимерова башка төбәкләрдә дә мөселман яшьләре белән очрашулар мөһим булуын, аларның форумны ел буе көтеп алганын билгеләп узды. “Былтыр да бар кеше дә вакытында теркәлергә өлгермәгән. Кемнәрдер бу хакта соң ишеткән булып чыкты. Бу форум үзенә күрә тәҗрибә уртаклашу да, читтәгеләр безгә үзләре турында сөйли. Яше тулмаганнар инде киләсе форумны көтә, бу безне сөендерә”, - диде.

Айгөл Биктимерова яшьләрнең белемгә тартылуын билгеләп үтте. “Быел да күренекле дини тәгълиматчы Абдерәхим Лакримның киләчәгендә шик тумады. Яшьләр үзләре дә алдан ук форумга кемнәр килүе белән кызыксынды. Шуңа күрә форумның планын, программасын төзегәндә, моңа игътибарны юнәлттек. Көн саен лекция, әңгәмәләргә вакыт бүләчәкбез. Форумга кадәр кемнең ни белән кызыксынуы, кайсы өлкәдә белемен баетырга теләве турында сораштык. Яшьләргә кызыклы лекторларны чакырдык”, - диде ул.

“Без форум кысаларында әхлакый тәрбия, экологик, спорт юнәлешләрен дә колачларга ниятлибез. Форумның программасын шулай төзедек – анда квестлар, трениниглар узачак. Тагын бер юнәлеш – волонтерлык юнәлеше. Яшьләрнең моңа кызыксынуы зур”, - диде Айгөл Биктимерова. Аның әйтүенчә, форум кысаларында интеллектуаль уен рәвешендә диспутлар узачак. Ә аның нәтиҗәсе буларак 23 июль көнне Казанда Бауман урамында флешмоб узачак. “Аның әлегә ничек үтәчәген әйтә алмыйбыз. Яшьләр моны үзе хәл итәчәк. Бу флешмоб безгә, оештыручыларга да, бер табышмак булып тора. Нәрсә булачагын үзебез дә 23 июль көнне беләчәкбез” - диде.

Айгөл Биктимерова беренче форумның әһәмиятен дә билгеләп үтте. Былтыр Мәскәүдән яшьләр белән эшләүче бер егет булган. Быел аны яшьләр белән эшләү буенча бүлек җитәкчесе итеп билгеләгәннәр. “Былтыр форумда алган тәҗрибәсен ул хәзер шунда эшкә җигә. Команда туплап, быел алар безгә берничә кеше составында килә. Былтыр Ижаудан яшьләр форум турында сөйләп, күрше төбәкләрдәге танышларын кызыктырган. Алар да киләчәк. Без моңа бик шатбыз. Быел форум тагын да кызыклырак булыр дип ышанабыз. Иң мөһиме – һава торышының яхшы булуы”, – диде Айгөл Биктимерова.

Спикер әйтүенчә, форум кысаларында террорчылыкка һәм экстремизмга каршы профилактик чаралар үткәрү дә ниятләнә. Көн саен 10 нан 11.30 га кадәр төрле шәхесләр белән очрашулар үтәчәк.

Форумга кеше җыюга килгәндә, Айгөл Биктимерова беркемгә дә аерым хат язмадык диде. “Республика буенча яшьләребезне берсен дә мәҗбүриләп җыймадык. Алар социаль челтәрләрдә эш барышында җыелдылар. Форумга әзерлек барышында ике кешене төшереп калдырдык. Аларның соцчелтәрлдәрдә башка юнәлештә видеолар караганын, башка юнәлештәге текстларны үз сәхифәләренә урнаштыруларын аачыкладык”, - дип сөйләде.

Айгөл Биктимерова бүлек эшчәнлеге турында сөйләп, безнең эш мондый форумнар уздыруга гына кайтып калмый, диде. “Ел дәвамында төрле проектлар өстендә эшлибез, яшьләр белән эшлибез, мөселман яшьләре белән генә түгел, башкалар белән дә очрашабыз. Безнең максат – диндә булмаган һәм мөселман яшьләрен якынайту. Татарстанда яшьләр ислам белән кызыксына”, - диде ул.

Форумның ачылышы 16 июльдә Галиев мәчетендә узачак. Биредә форумда катнашучылар белән бергәләп намаз да укылачак. “Без күрше төбәкләр мөфтиләре ярдәменә дә ышанабыз. Әлбир хәзрәт, Тәлгать хәзрәт Таҗетдин килергә тиеш”, - диде ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин. Татарстан мөфтие форумның халыкара булу мөмкинлеген дә инкарь итмәде. “Әгәр безнең Казакъстан, Үзбәкстан, Финляндия, Төркиядән татарларыбыз килсә, ул автоматик рәвештә халыкарага әйләнәчәк. Без үз тәҗрибәбебез белән уртаклашырга әзер”, - дип төгәлләде Камил хәзрәт.

“Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы