Диния нәзарәтенә Судан Республикасы делегациясе килде

12 июль 2016 ел 16:38
Диния нәзарәтенә Судан Республикасы делегациясе килде

Бүген Татарстан Диния нәзарәтендә эшлекле визит белән Судан Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Надир Йосыф Әльтайеб Бабикер җитәкчелегендәге делегация килде. Кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр һәм ТР МДН аппараты җитәкчесе Рәфис Шаһвәлиев каршы алды.

Мөхтәрәм кунаклар белән очрашуга “Хәләл” стандарт комитеты, “Вакыф” Фонды җитәкчелеге, Икътисад, авыл хуҗалыгы-министрлыклары, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе, мөселман табиблары берлеге, Партнерлык банкингы үзәге, Республика балалар клиник хастаханәсе һәм хәләл хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре катнашты.

Ике як үзара элемтәләрне һәм хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан, очрашу барышында перспективалы юнәлешләрне барладылар.

Аерым алганда, Судан Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Надир Йосыф Әльтайеб Бабикер Татарстанда хәләл продукция җитештерү өлкәсе шактый алга киткән булуын билгеләде.

“Суданда күбесенчә мөселманнар яши һәм без сезнең белән барлык өлкәләрдә дә хезмәттәшлек итәргә әзер. Аеруча, хәләл-медицина өлкәсен үстерүдә нәтиҗәле эшли алабыз. Шулай ук вакыфлар системасы тәҗрибәсе белән дә бүлешә алабыз. Мәсәлән, безнең Мәккәдә һәм Мәдинәдә вакыфлы караган милкебез бар. Бу тәҗрибә белән без, һишчиксез, уртаклашачакбыз”, - дип белдерде илче.

Искәртеп үтик, Судан Республикасы Илчесе Татарстанга кичә килгән иде һәм бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә дә очрашты. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының да  Судан белән эшләү тәҗрибәсе булуын билгеләп үтте. Аерым алганда, бу илгә КАМАЗ автомобильләре һәм КВЗ вертолетлары җибәрелә. Ул ассызыклаганча, бүген Татарстан Ислам дөньясы һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре белән багланышларны ныгыта. Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча ул «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли. Моннан тыш, ел саен Казанда «Россия – Ислам дөньясы» халыкара икътисадый саммиты – «KAZANSUMMIT» уза, анда Судан вәкилләре дә катнаша. Россия-Судан мөнәсәбәтләре кысаларында без хезмәттәшлегебезне киңәйтүдә сезнең ярдәмгә таянырга уйлыйбыз, диде Рөстәм Миңнеханов.

Эш программасы кысаларында илче Чаллы шәһәрендә булды, анда «КАМАЗ» ГАҖ һәм  «Трубострой» ҖЧҖ җитәкчелеге белән очрашты, предприятиеләрнең җитештерү куәтләре белән танышты. Бүген Надир Йосыф Әльтайеб Бабикер  «КАПО Авиа» ҖЧҖнең һәм «Казан вертолетлар заводы» ГАҖнең җитештерү линияләрен караячак. Моннан тыш, Судан Илчесе Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе һәм Россия ислам университеты җитәкчелеге белән очрашачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы