12 июльдә мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Балтач, Арча, Саба мөхтәсибәтләренә эшлекле сәфәр кылды. Әлеге сәфәр кысаларында Рөстәм хәзрәт район имам-мөхтәсибләре белән, җирлектә эшләүче имамнар белән очрашты. Очрашулар авыл мәчетләре эшчәнлеге белән танышу ниятеннән оештырылды.
Әлеге өч районда барлыгы 200дән артык иман йорты эшләп килә.