Татарстан мөфтиенең Ницца шәһәрендә булган теракт уңаеннан кайгынамәсе

15 июль 2016 ел 11:13

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

Татарстан мөселманнары һәм шәхсән үз исемемнән 14 июль кичендә Франциянең Ницца шәһәрендә террорлык һөҗүме нәтиҗәсендә мәрхүм булганнарның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам.

Терактта мәрхүм булганнарның гаиләләренә бу авыр сынауны, зур хәсрәтне күтәрергә Раббыбыз үзе ярдәм итсә иде! Авыр җәрәхәтләр алганнарга тизрәк сәламәтләнергә язсын.

Террорлык гамәлләре авыр кайгылар алып килә. Аллаһы Тәгалә илләргә һәм милләтләргә әрнү китергән шундый фаҗигаләрдән Үзе сакласын!  

 Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин,

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана