"Зәкят" хәйрия фонды хезмәткрләре Беренче балалар хосписында булды

15 июль 2016 ел 12:57
"Зәкят" хәйрия фонды хезмәткрләре Беренче балалар хосписында булды

Бүген Казанда паллиатив-хоспис хезмәте оешуга 5 ел. Күчмә паллиатив хезмәт бригадасы үзенең беренче пациентына 2011 елның 15 июлендә бара. Бу уңайдан бүген “Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәрләре Беренче балалар хосписында булды һәм А.Вавилова фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов белән очрашты.

“Зәкят” фонды җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин Владимир Вавилов белән киләчәктә хезмәттәшлек итү юнәлешләрен барлады. Аерым алганда, биредә дәваланучы балаларның ата-аналарына рухи ярдәм күрсәтү юллары турында сөйләштеләр. Владимир Владимирович киләчәктә хосписның филиалын булдыру теләге барлыгын әйтте һәм якын арадагы планнары белән уртаклашты.

“2016 елның 1 гыйнварыннан паллиатив ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең республикакүләм регистры эшли башлады. Бүгенге көндә бу регистрда 422 пациент исәпләнә, шуңа күрә безнең фонд яман шештән интегүче 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен 100 койка-урынлы яңа бүлек төзергә, ә балалар бүлегендә дә урыннарны арттырга планлаштырабыз”, - дип белдерде Владимир Владимирович.

Җанлы аралашудан соң хоспис кунаклары авыру балалар һәм аларның ата-аналары белән аралашты. Соңыннан Ирек хәзрәт  Изге Коръән аятьләре укып, дога кылды. 

Шуны да әйтергә кирәк, Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды һәм Беренча балалар хосписы җитәкчелеге республика өчен зур әһәмияткә ия әлеге проектны тормышка ашыруда битараф булмаганнардан ярдәм сорый һәм  Икенче хоспис төзелеше өчен оештырылган  акча җыю акциясендә катнашырга чакыра. Проектның бәйясе якынча 250 миллион сум тәшкил итә. Ярдәм итәргә теләүчеләр тулырак мәгълүмат белән angela-vavilova.ru сайтында таныша ала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы